Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзара салым программасы ничек тормышка аша

Дәвамы. Башы 65 – 71нче саннарда.

“Үзара салым акчалары һәм респуб­лика тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар зур әһәмияткә ия булган җирле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлекләр бирә”, – диде Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Әнсар Айзатуллов. Акчаны уртак эшкә салгач, авыл халкының теләкләре бик күп, һәркем дә аның нәтиҗәләрен күрергә тели. Шуңа күрә шактый зур суммалар, программа кысаларында, юлларны яхшыртуга юнәлдерелә. Аларның гомуми озынлыгы – 22038 метр. Олы Тархан авылындагы Пионер, Совет, Ленин, Карл Маркс; Түбән Тархандагы Беренче Май һәм Ленин урамнарында метр артыннан метр юллар  төзекләндерелә. 
Авылны төзекләндерүгә кертелгән сумманы башка еллар белән чагыштырсаң, халыкның туган җире язмышына битараф булмавы һәм  активлыгы артуы күренә. Бу еллар эчендә барлыгы 4 миллион 356 мең 250 сум акча җыелган. Шуларның 3 миллион 485 мең сумы – гражданнар җыйган суммадан дүрт тапкыр арттырып, рес­публика бюджетыннан бирелә торган акчалар.
Быел халык 265 мең 750 сум акча җыйган. Бу сумманы дүрткә тапкырлап,  әлеге акчалар кабат авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдереләчәк. Монда юл челтәрләрен норматив хәлгә китерү дә, буаларны ремонтлау да (Олы Тархан), электр товарлары сатып алу да, торак пунктларны төзекләндерү дә керә. 
Планда – Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга куелган һәйкәлне капиталь төзекләндерү.
Җирлектәге Пионер урамының үзәгендә куркыныч яный торган пункт та бар, анда карт агачларны кисү каралган. Авыл мәдәният йортына видеокамералар урнаштырылачак. Җирлек территориясен төзекләндерү, урам яктырт­кычларын яңарту һәм башка эшләр дәвам иттереләчәк. 
Шунысы игътибарга лаек, үзара салымда читтә яшәүче авылда туып-үскән кешеләр дә катнашырга теләк белдергән. “Зөлфия Шәмсетдинованың Мәскәүдә гомер итүче туганнары, яхшы юллар теләп, туган авыллары өчен акча җибәргән. Бу бик күңелле күренеш булды”, – дип уртаклашты әйдәп баручы белгеч Әлфия Рифгать кызы Маханова.  Һәм акча алып килгән Таһирә Хаҗиәхмәтованың сүзләрен дә җиткерде: “Минем өемә кадәр юл булачак, шуңа күңел сөенә. Моның өчен барысына да рәхмәт!”
Кыска гына вакыт эчендә каберлекләр сакланган борынгы зират та танымаслык булып үзгәрде. Территорияне карауда һәм башка бик күп эшләрдә “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнил Ибраһимов ярдәмгә килә. Төзекләндерелгән паркка өлкәннәр дә, балалар да шатланып туя алмый – хәзер анда авыл бәйрәмнәре барлык уңайлыклары белән үткәрелә (рәсемдә). 
Күптән түгел генә Олы Тарханда 21 һәм Түбәнендә 5 лампа булса,  бүгенге көндә 75 һәм 15 яктырткыч төнге караңгылыкны сибеп тарата. Иске лампаларны энергияне аз сарыф итүче  яңаларына алыштыруга Дамир Чумарин ярдәм итә. Ул теләсә нинди эшкә зур дәрт белән алына, якташларының нинди шартларда яшәячәге һәм балаларының  үсеше һәркемнең үзеннән керткән өлешенә бәйле, дип саный. 
“Кеше үз тавышын биргәч һәм  үз акчаларын гомуми эшкә салгач, киләсе елда авылның тагын да яхшы якка үзгәрәчәген тәгаен аңлый, – дип саный Дамир Равил улы. – Акча кызганыч түгел, эш акрын эшләнәме яки тизме, әмма без яхшы якка гына үзгәрешләрне күрәбез һәм моңа бик шат!”

Сөендек авыл җирлегендә яшәүчеләр, аның составына Сөендек һәм Башчы авыллары керә, үзара салым программасының файдасын күрәләр. Ул тормышка аша башлаганның беренче елында барлык акчалар ремонтка, авылларда юлларның бер өлешен норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән, шулай ук Сөендектә буа аркылы чыгу урыны төзекләндерелгән.
Киләсе елда юл өслеге буенча эшләр дәвам иттерелгән. Сөендектә яшәүчеләр Тукай урамыннан Горький урамына төшү юлына торба канаулар урнаштыру кирәклеген әйткән, бу шулай эшләнгән дә. 
Ике авылның да игелекле кешеләре Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә обелиск төзү белән шөгыльләнергә карар иткән. 2016 елда Башчыда зиратны тимер рәшәткә белән әйләндереп алу буенча эшләр башланган. Сөендектә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгын коймалау ниятләнгән, урамдагы су белән тәэмин итү челтәрен төзекләндерү буенча проект-смета документлары тутырылган. Узган елны төзелеш башланган, урам юлларын ремонтлау­ны дәвам иткәннәр, Башчыда каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгын әйләндереп алу башкарылган. Быел авыл кешеләре финанслау исәбе белән 1321500 сум җыеп, программада актив катнашканнар. “Әлеге акча мемориаль плитәләр һәм обелискка язулар әзерләүгә, су белән тәэмин итү системасын ремонтлауга һәм башка агымдагы мәсьәләләрне хәл итүгә сарыф ителәчәк”, – дип хәбәр итте Сөендек җирлеге башлыгы Хафиз Измайлов.


Материалларны 
гәҗит хәбәрчеләре әзерләде 
(дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев