Үзешчәннәргә сокланмый мөмкин түгел
Район мәдәният йортында Келәш халык театры Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” спектаклен тамашачыга күрсәтте.
Кичәгә рухи азык алырга килүчеләр театр барышында шактый гыйбрәтле хәлләрне күреп сөенделәр дә, көенделәр дә. Сукыр карчык Разыя (Гөлгенә Садыйкова) һәм аның кызы Мәдинә Сафинаның (Гөлчәчәк Галимова) тормышы, фотограф Мирзанурның (Рәшит Галимов) ялгыш адымы аркасында түбән тәгәрәве, төп нигезне сатып акча таләп итүче Исхакның (Рушан Копетдинов) кыланмышлары, бер генә хәбәрне дә читтә калдырмаска тырышкан Аниянең (Фәрдәнә Сәгыева), ирдән аерылган ялгыз хатын Хәмидәнең (Гүзәл Биктимерова) үз-үзен тотышы, көндәлек мәшәкатьләр һәм кыенлыклар белән очрашу мизгелләрен ачык итеп чагылдырып бирде. Үсмер кыз Талиянең (Гөлшат Биктимерова) фаҗигале төстә һәлак булуы йөрәкләрне сагыш утына күмде, хәтта тамашачыларның кайберләре күз яшьләрен дә тыеп кала алмадылар.
Автор ролен башкарган Дамир Нотфуллин үзенә билгеләнгән “вазифаны” бар яктан килештереп уйнады. Суфлер Гөлсинур Галимова, сәхнә күренеше вакытында яңгыраган җырларны көйләп торган Илсөяр Хөсәенованың да тырышлыгы юкка булмады дияргә мөмкин. Барысы да тоткарлыксыз һәм җай гына барды. Ә инде үзешчәннәргә килгәндә, аларның оста итеп уйнауларына сокланмый мөмкин түгел иде. Тамашачылар да әйтерсең лә театрның тәмамлануын теләмәгәндәй һәм артистларны сәхнәдән җибәрәсе килмәгәндәй бик озак итеп алкышладылар.
“Келәш халык театры коллективы райондашларны үзенең иҗаты белән сөендерде. Әлеге театр тирән мәгънәгә ия. Анда тормышның бормалы юлларын үткәндә ихтыяр көче, сабырлык кебек шундый сыйфатлар мөһим булуын ачыктан-ачык күрдек. Иҗатыгыз дәвамлы булсын”, – диде районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, үзешчәннәргә изге теләкләрен белдереп.
Сания Сәмигуллина (автор фотосы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев