15 февраль – Хәрби хезмәт бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне
Җәмгыять

15 февраль – Хәрби хезмәт бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы-интернационалчыларга мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары»).   Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы-интернационалчыларга мөрәҗәгать итә: “Якташларыбызның күбесе Ватаныбыз чикләреннән тыш армия хезмәтендә булдылар. Без тирән хөрмәт һәм солдатларча батырлык­лары, каһарманлыклары, кыюлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Туган җирләренә исән-имин кайта алмаучыларны без исемләп хәтерлибез һәм әрнү-хәсрәт кичерәбез. Чын батырлар тәрбияләгән аналарга ихтирам белдерәбез. 

Хөрмәтле сугышчы-интернационалчылар, сез безнең өчен, хәзер яшәүчеләргә һәм киләчәк буынга ватанпәрвәрлек, хәрби антка тугрылык үрнәге булып торасыз. Гаиләләрегездә тынычлык һәм бәхет яшәсен! Рух күтәренкелеге, озын гомер, иминлек телим!”


Нет комментариев