Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2017 ел эчендә районыбызның төзелеш тармагындагы мөһим объектлары турында

Райбашкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Әхәт Фатыйхов 2017 ел эчендә районыбызның төзелеш тармагындагы мөһим объектлары турында сөйләде.

- Әхәт Габделбарыевич, сезнең фикерегезчә, үткән ел эчендә төзелеш буенча нинди әһәмиятле чараларны билгеләп үтәргә булыр иде?
- 2017 ел шактый нәтиҗәле булды. Тәтеш муниципаль районы төзелеш һәм ТКХ буенча 24 федераль һәм рес­публика программасында катнаш­ты, "Авыл территорияләрен нык­лы үстерү" программасы буенча өч гаилә торак шартларын яхшыртты, биш яки аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча программаны тормышка ашыру кысаларында Лилия һәм Рәшит Зәйнуллиннар гаиләсе өчен торак йорт төзелде. Шулай ук, федераль бюджет акчасы хисабына биш инвалидка, Бөек Ватан сугышы ветеранының ике толына, Чернобыль атом станциясендә катнашкан бер кешегә торак шартларын яхшыртырга һәм торак сатып алырга субсидияләр тәкъдим ителде.
Күп катлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 8 йорт ремонтланды. Федераль һәм респуб­лика программалары кысаларында Башчыда күпфункцияле үзәк, Долгая Полянада һәм Тәтештә спорт мәйданчыклары, Келәштә ФАП төзелеше тәмамланды, Людоговка мәдәният йортына, Тәтештәге 1нче урта мәктәпкә, Алабирде урта мәктәбе спорт залына капиталь ремонт ясалды, Кошки-Новотимбаево һәм Льяш авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары ремонтланды; сыер абзарлары һәм силос-сенаж траншеяләре тәртипкә китерелде; "Җәмәгать мохите" программасы буенча үзәк парк яңартып төзелде. Тәтештә суүткәргеч челтәрләренә төзекләндерү уздырылды. Кошки-Новотимбаево авылында су белән тәэмин итү челтәре төзелде, 3 объектта (кадет интернат-мәктәбе, Федоровка, Богдашкино урта мәктәп­ләре) казаннар алыштыру буенча эшләр тормышка ашырылды.
Шулай ук программалардан тыш объектлар буенча да эшләр башкарылды: бала тудыру йорты, Тәтештәге сәнгать мәктәбе, стендка һәм пуля белән ату буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре капиталь ремонтланды.
- Җирле үзара салым акчасына районда нинди төзелеш эшләре үткәрелде?
- Авыл җирлекләрендә вак таш-ком катнашмасы белән юллар төзелде, шәһәрдә һәм районның 20 торак пунктында яктылык төзелеше һәм яңартып төзекләндерү, территорияләрне су белән тәэмин итү һәм төзекләндерү, зиратларны коймалап алу буенча эшләр уздырылды. Шәһәрдәге Төньяк микрорайонда җиһазландырылган балалар мәйданчыгы урнаштырылды.
- 2017 елда юл төзелеше программасы үтәлдеме?
- Үтәлде: асфальт өслекле автоюллар төзелде, Тәтештә, Иоковода, Пролей-Кашада урам-юл челтәрләре (вак таш-ком катнашмасы); Олы Тарханда урам-юл челтәрләре асфальт-бетон өслек белән норматив хәлгә китерелде; "Тәтеш-Ундора-Сөендек" автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр тәмамланды; "Татавтодор" ААҖ тарафыннан Тәтеш-Кама Тамагы, Тәтеш-Ульян автоюлларын ремонтлау буенча эшләр үткәрелде, Юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар уздырылды.
- 2018 елга планнарыгыз нинди?
- "2018 - 2022 елларга уңайлы шәһәр мохите булдыру" федераль проекты кысаларында барлык ишегалды территорияләрен (аларның физик торышын исәпкә алу белән) төзекләндерү планлаштырыла. Урамнарны яктыртуны яңартып төзүне дәвам итәчәкбез. Блок-модульле сәүдә объектлары төзү һәм аларны җайланмалар белән җиһазландыру программасы буенча Пролей-Кашада, Кече Әтрәчтә сәүдә объектлары төзелә. Юл төзелеше мәсьәләләрен алга таба да хәл итәчәкбез.
- Рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев