2024 елның 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакын арттырырга җыеналар
Ведомствода әйтүләренчә, бу чара 4,8 млн эшче өчен хезмәт хакын артуны тәэмин итәчәк.
(Тәтеш, 3 июль, «Тәтеш таңнары»). Россия Хезмәт министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 18,5 процентка (19 242 сумга кадәр) арттыру турында закон проектын чыгарды һәм аны фикер алышу өчен тәкъдим итте.
Ведомствода әйтүләренчә, бу чара 4,8 млн эшче өчен хезмәт хакын артуны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, минималь хезмәт хакы больничный түләүләрен санау өчен минималь база да булып тора. Минималь хезмәт хакын арттыру өчен бюджетның барлык дәрәҗәләреннән 75,9 млрд, ә бюджеттан тыш сектордан 47,4 млрд акча бүлеп биреләчәк.
2021 елның 1 гыйнварына Россиядә минималь хезмәт хакы 12 792, 2022 елның 1 гыйнварына 13 890, 2023 елның 1 гыйнварына 16 242 сум булган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-gyinvardan-minimal-xezmat-xakyn-185-procentka-arttyryrga-yenalar-5873178
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев