Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
"Россия Федерациясе Пенсия фонды ул - халыкка социаль тәэмин итү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә торган бердәм эре дәүләт структурасы. Сез көн саен тулы бер җыемдагы бурычларны хәл итәсез, социаль сәясәт өлкәсендәге программаларны файдалы тормышка ашыру һәм, нәтиҗә буларак, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, аларның иртәгәге көнгә ышанычы, турыдан-туры моңа бәйле.
Иң хөрмәтле кешеләр - өлкән буын, язмышының бер өлеше сезгә ышанып тапшырылган, бу аеруча да җаваплылык өсти", - диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы югары һөнәри хезмәтләре, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга күрсәткән игелек һәм игътибарлары өчен һәркемгә рәхмәт белдерә һәм нык сәламәтлек, бәхет, җитешлек, иминлек тели.
Нет комментариев