Тәтешнең ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгызларда африка чумасын һәм югары патогенлы кош гриппын булдырмау мәсьәләләре буенча халык арасында мәгълүмати-аңлату эшләрен алып баруны дәвам итәләр.
(Тәтеш, 29 август, “Тәтеш таңнары”).
Очрашу барышында районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов аеруча да куркыныч, шул исәптән кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган чирләрне профилактикалау чаралары, шулай ук дуңгызларны, мөгезле эре терлекләрне һәм кош-кортларны асрау кагыйдәләре турында аңлата. Дуңгызларның африка чумасына һәм кош гриппына аерым игътибар бүлеп бирелә. Белгечләр әйтүенчә, дуңгызларның африка чумасы авыру дуңгызлар һәм вирус йөртүчеләр белән бәйләнештә булганда килеп чыга. Инфекция терлек азыгы, көтүлекләр, транспорт, авыру хайваннарның пычрак бүлендекләре аркылы тарала. Бөҗәкләр, ерткыч кошлар һәм кабан дуңгызлары вирус таратучылар булырга мөмкин. Чир бик тиз тарала, дуңгызларның үлүе 99 процентка кадәр җитә. Ә менә чирне дәвалау һәм аңа махсус профилактика ысуллары әлегә кадәр эшләнмәгән.
Дуңгызларның африка чумасы вирусы үтеп керүне булдырмау өчен халыкка киңәш итәләр: дуңгызларны ябып асрау тәртибен сакларга, чит кешеләрне үзеңнең шәхси хуҗалыкларыңа кертмәскә, күршеләрең һәм башка торак пунктларда яшәүчеләр белән кирәк-яраклар һәм мал-туарны алмашмаска, дуңгызларны һәм башка терлекләрне бары тик дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәте белән һәм ветеринария документлары булганда гына сатып алырга.
– Биналарны дезинфекцияләү, дезинсекцияләү һәм дератизацияләүне системалы рәвештә үткәрү, шулай ук ветеринария табибларына авыруның барлык очраклары, хайваннарның үлү яки санкцияләнмәгән килеш күмү очраклары турында хәбәр итү мөһим, – дип билгеләп үтә Рәмис Әхмәт улы.
Нет комментариев