Кош гриппы – кискен йогышлы, аеруча куркыныч чир.
– Ул киек кошларда күмәк авыру китереп чыгармый һәм аларда тышкы билгеләрсез уза, әмма йорт кошлары арасында көчле авыру һәм үлем китереп чыгарырга мөмкин, – дип аңлата Тәтеш районы ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов. – Табигатьтә вирусның төп чыганагы булып су кошлары тора. Йорт кошларының йоктыруы инфекцияле тере һәм үле киек яки йорт кошлары белән тыгыз бәйләнештә булганда килеп чыга. Моннан тыш, чир йоктырган кошларның бүлендеге җиргә, суга, үсемлекләргә эләккәндә, сәламәт кошларның су эчкәндә зарарлануына сәбәпче булырга мөмкин. Чир йоктыру шулай ук һава-тамчы һәм һава-тузан юллары белән барлыкка килергә мөмкин. Шуны да белергә кирәк: кош гриппы вирусы оксидлаштыручылар, липид эреткечләр, формалин һәм йодлы препаратлар белән; ачы тирәлектә; плюс 56 градуслы температурада 3 сәгать дәвамында яки плюс 60 градуслы температурада 30 минут дәвамында инактивацияләнә (юкка чыга).
Ветеринарлар кисәтә – йорт кошлары арасында инфекция тышкы билгеләрсез яисә йомырка салу кимү һәм сулыш системасы авырулары рәвешендә, яисә бик тиз барырга, кошның эчке органнары зарарлануыннан нинди дә булса башлангыч билгеләрсез тиз арада үлемгә китерергә мөмкин. Соңгы очракта авыру киек һәм йорт кошларында үз-үзен гадәти булмаганча тоту, хәрәкәт итү бозылу, тышкы ярсыткычларга игътибар булмау һәм боегу халәте күзәтелә. Кикриге шешү һәм каралу, зәңгәрләнү, баш һәм муен өлкәсендә тире асты клетчаткасының шешүе билгеләп үтелә. Кош 24 – 72 сәгать эчендә үлә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош гриппы йоктыруны кисәтү өчен дәүләт ветеринария күзәтчелеге белгечләре тәтешлеләргә иң беренче чиратта кошларны асрау, санитария-гигиена һәм ветеринария-санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә үрчетү һәм сату белән шөгыльләнергә кирәклеген искәртә; хуҗалыкларда киек кошларны куркыту өчен карачкы, шытырдавык һәм башка әйберләр куярга; йорт кошларын ишегалды территориясеннән читкә чыгармаска, йорт кошларының киек кошлар, бигрәк тә суда йөзүче кошлар белән бәйләнешкә керүен булдырмаска; йорт һәм декоратив кошларны санкцияләнгән сәүдә урыннарыннан аңа ветеринария документлары булганда гына сатып алу-сатуны гамәлгә ашырырга; хайваннарны һәм кошларны асрау өчен территорияләрне һәм корылмаларны чисталыкта тотарга; вакыт-вакыт, атнага 2 – 3 тапкыр, барлык биналарны һәм территорияләрне, инвентарьны дезинфекцияләргә, йә район дәүләт ветеринария берләшмәсенә дезинфекция буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә; тәрәзәләрне ябуны һәм киек, синантроп кошларның азык саклау, кошлар асрау биналарына эләгү мөмкинлеген булдырмый торган челтәр белән ишекләрне томаларга; азыкны киек кошлар белән бәйләнешкә кереп булмый торган тыгыз итеп ябыла торган су үткәрми торган савытларда сакларга, азык калдыкларын ашар алдыннан пешерергә кирәк; халыкка сату өчен билгеләнгән йорт кошларын чалу махсуслаштырылган предприятиеләрдә эшләнергә тиеш.
Үле кошларны күргән яисә авыру кошларны очраткан чакта, аларга кош гриппына тикшерү буенча кирәкле чаралар үткәрү максатында, кичекмәстән Тәтеш районы ветеринария оешмасына 8(84373) 2-87-74 телефоны буенча хәбәр итү зарур.
фото: Ирина Радушина
Нет комментариев