Тәтеш районында кыр эшләре дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 10 сентябрьгә, ашлык кукурузын исәпкә алмыйча, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 82 проценты (31 902 гектар) суктырылган. 163 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 51,12 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыклар техник культураларны җыюга керештеләр.
Авыл хуҗалыгы оешмаларына 8 145 гектарда шикәр чөгендере җыеп алырга кирәк. 10 сентябрьгә чөгендер 1 250 гектар мәйданда җыелган. 83 мең тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган, уртача уңдырышлылык – 665 ц/га (Татарстан буенча бу күрсәткеч – 548 ц/га).

Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән авыл хуҗалыгы формированиеләре көзге кыр эшләре комплексын башкаралар. Көзге бодай – 11 883 гектар, ягъни планның 59 проценты мәйданында чәчелгән. 45 мең гектар мәйданда туфракны төп эшкәртүне башкарасы бар. Туфракны төп эшкәртү 15 102 гектар мәйданда башкарылды, мәйданның 80 проценты тирән сөрү белән эшкәртелде. Силос өчен кукурузны 2 140 гектар мәйданда җыеп алырга кирәк.
Нет комментариев