Аграрийлар киңәш-табыш иттеләр
Анда шикәр чөгендере игү технологиясе, гибридлар сайлау мәсьәләләре каралды.
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында күрше районнардагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Башкортстан, Ульяновски өлкәләре җитәкчеләре һәм агрономнары белән төбәкара семинар-киңәшмә булды.
Анда шикәр чөгендере игү технологиясе, гибридлар сайлау мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов катнашты һәм чыгыш ясады.
Министр урынбасары, җыелучыларны сәламләп, соңгы елларда чөгендер үстерү тармагының әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
– Әлеге культура финанс ягыннан чыгымлы, зур хезмәт сарыф итә торган, – диде Илдус Харис улы. – Аны эшкәрткәндә җибәргән теләсә нинди ялгышлыклар кыйммәткә төшә. Мондый семинарлар, очрашулар үткәреп, без югары табыш китерә торган культураны үстерү буенча үз технологияләребезгә шактый төзәтмәләр кертә алдык.
Ирек Садриев әйтеп үткәнчә, районда шикәр чөгендере җирләре 6128 гектарны били, 11 хуҗалык чөгендер үстерә. Әлеге культурадан тәтешлеләр елдан-ел тотрыклы югары уңыш ала.
Хуҗалык башлыгы Ранис Мәүлиханов шикәр чөгендере үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Колос”та чөгендернең мәйданы 800 гектар дип билгеләп үтте ул. Узган ел биредә уңыш буенча да, шикәрлелек буенча да нәтиҗәләр әйбәт булган.
– Мисалга, узган ел сентябрьдә чөгендерне шикәр заводына 15,1 шикәрлелектә тапшырдык, ә быел бүгенге көнгә шикәрлелек, лаборатория тикшерүләре буенча, 15,2не күрсәтә, – диде ул. – Биологик уңдырышлылык – гектардан 470 центнер. Ранис Фәрит улы үсемлекләрне яклау, яфрак-азык әзерләү, ашламалар кертү, дым саклау һәм башкалар турында җентекләп сөйләде.
Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, “Колос”та игенчелек культурасы югары һәм быел бөртеклеләрнең уңышы гектардан 42,2 центнер тәшкил итә – бу дөрес итеп, планлы эшләү нәтиҗәсе.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның тәҗрибә кишәрлегендә булдылар һәм шикәр чөгендеренең 24 гибридлы чәчүлек торышы белән таныштылар. Тәкъдим ителгән гибридларның иң зур биологик уңдырышлылыгы – гектардан 652 центнер, шикәр микъдары – 15,6 процент.
Семинар-киңәшмәдә шулай ук көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре каралды. Кунаклар чара ахырында тәтешләргә җылы кабул иткәннәре, киңәшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм күчмә киңәшмәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев