Райондагы сайлау участокларының 2018 елның 18 ноябрендә узачак референдумга әзерлеге турындагы мәгълүмат тыңланды.
(Тәтеш, 14 ноябрь, Тәтеш таңнары). Актив киңәшмәсендә район Советы һәм башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре, район территориясендә оператив хәл турындагы отчет тыңланды; Тәтеш районының белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән тәрбия эшләре, шулай ук җирле типография эшчәнлеге анализланды; райондагы сайлау участокларының 2018 елның 18 ноябрендә узачак референдумга әзерлеге турындагы мәгълүмат тыңланды.
Нет комментариев