Анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты.
Алабирде авыл җирлеге башлыгы Ринат Җәләлиев гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә җентекләп тукталды, аның ярдәмендә кече торак пунктларда юллар төзелә һәм территорияләр төзекләндерелә.
Аннары район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Татарстанның төрле тармаклардагы казанышлары турында бәян итте.
Нет комментариев