Алар карыннарында бәхет йөртәләр
Җәмгыять

Алар карыннарында бәхет йөртәләр

“Демография” илкүләм проекты, ВСЕБЕРЕМЕННЫМ.РФ проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында йөкле хатын-кызларны, ана булуны һәм сабый тууны хуплау максатында “Йөклеләр көне” дип исемләнгән бәйрәм булды.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”). Хатын-кызлар кон­суль­тациясенә йөк­лелекнең ничек баруын ­күзә­теп тору ниятеннән килгән тәтешлеләр бәй­рәм белән котлау сүзләрен шатлыклы гаҗәпләнү хисләре белән кабул иттеләр.  

– Әлеге чара – гаилә кыйм­мәтләрен ныгыту һәм ана булуны хуплау чаралары юнәлешендәге адымнарның берсе. Йөклелек ул – иң зур бәхетнең якты дөньяга килүенә әзерләнү вакыты. Бу вакытлар ихлас сөенүгә һәм якты хис-тойгыларга, тылсымлы матур мизгелләргә һәм якын кешеләрегезнең ышанычлы ярдәменә тулылансын иде, – диде үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе психологы Татьяна Матаева, Президент грантлары ярдәмендә хатын-кызларга “Гаилә һәм балачак” хәйрия фондыннан, “Умиление” гаилә, ана һәм баланы яклау үзәгеннән бүләкләр тапшырып. 

Хатын-кызлар консультациясенә исәпкә куелганнан соң, булачак әниләрнең һәм аларның сабыйларының сәламәтлеген медицина хезмәткәрләре күзәтеп тора, йөклелек дәвамында алар хатын-кызлар өчен саклаучы фәрештәләргә әве­реләләр.

Акушер-гинеколог Назымгөл Җәләлетдинова үз карамагындагы булачак әниләргә изге теләкләрен һәм хуплау сүзләрен белдерде: 

– Хатын-кызлар консультациясенә килгәч: “Ничә балагыз бар, тагын ничәне алып кайтырга планлаштырасыз?” – дип сорыйбыз. Беришләре өченче яки дүртенче сабыйны табарга теләмиләр, киләчәк кыенлык­лардан куркалар. Без уйларга һәм ана булу бәхетеннән баш тартмаска кирәклеге турында киңәшләр бирәбез, ә инде безгә бала белән килгәч, икеләтә шатланабыз. Без сезнең һәркайсыгыз өчен чын йөрәктән борчылабыз, сезнең барысы да яхшы булсын өчен бар көчебезне, һөнәри белемебезне кулланабыз. 

Кайбер аналарның бала табулары беренче тапкыр гына түгел, шулай да һәрбер хатын-кызның  нарасыен якты дөньяга тудырыр алдыннан мөһим мизгелләр белән бәйле психологик киеренкелеге бар. Булачак аналар психолог бүлмәсендә белешмәлекләр алдылар, тренинг уздылар, үзләре һәм үзләренең борчылулары хакында кыскача сөйләделәр. Чара дустанә җылы мөнәсәбәттә үтте.    

– Бәйрәм безнең өчен күңелле сюрприз булды, безнең хәтта шомлану һәм борчылу кичерешләре дә кимеде, белгечләрдән хуп­лау сүзләре ишетү зур әһәмияткә ия, барысы да яхшы булачагына бездә ышаныч өстәлде, – дип уртаклаштылар тәтешлеләр.   


беременность нацпроектыТатарстана

Нет комментариев