Хезмәтләрен хөрмәтләп.
Тәтеш районының икътисади үсешенә керткән зур өлешләре өчен Владимир Корсаковка һәм Николай Якушкинга “Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Владимир Григорьевич Корсаков 1952 елның 27 декабрендә ТАССРның Тәтеш районы Олы Шәмәк авылында туа. 1978 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый, шуннан соң Тәтеш районының “Победа” колхозында баш ветеринария табибы һәм зоотехник булып эшли. 1979 елның сентябрендә хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча район ветеринария станциясенә – баш ветеринария табибы итеп, бер елдан соң Олы Тархан ветеринария хастаханәсенә күчерелә. 1982 – 1985 елларда Тәтеш ит-кош комбинаты директоры була. 1985 елда ССРБ КПССның Тәтеш райкомы сәркатибе итеп сайлана. 1989 елның сентябреннән алып декабренә кадәр Тәтеш май-сыр комбинатына җитәкчелек итә, аннары КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1991 елның октябреннән 1995 елның июленә кадәр – ПМК-29 начальнигы, 1995 елның июленнән 1998 елның сентябренә кадәр ТРның Тәтеш юл идарәсе начальнигы була. 1998 елның сентябреннән 2011 елга кадәр – шәхси эшмәкәр, 2011 елдан 2012 елга кадәр машина йөртүче булып эшли.
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре, профессор, икътисад фәннәре докторы Николай Михайлович Якушкин ТАССРның Тәтеш районы Пролей-Каша авылында туа. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын (икътисадчы) тәмамлый.
Хезмәт юлын Тәтеш районында – “Дружба” колхозында икътисадчы булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, шушы ук хуҗалыкта баш икътисадчы булып эшли.
Николай Якушкинның аннан соңгы хезмәт эшчәнлеге Казан авыл хуҗалыгы институты белән бәйле: политэкономия кафедрасы ассистенты, аспирант, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы ассистенты, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы өлкән укытучысы, икътисад факультеты деканы урынбасары.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң әзерлекле белгеч буларак, 1987 елда Николай Якушкинны КПССның Татарстан өлкә комитетына күчерәләр, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге инструкторы итеп билгелиләр. 1990 елдан ул – КПССның Татария өлкә комитетының социаль-икътисади бүлеге консультанты.
1993 елдан ТР Президенты Аппаратында оештыру бүлегенең әйдәп баручы референты, оештыру бүлегенең баш референты вазифаларында хезмәт итә.
Николай Якушкин 1994 елдан 2013 елга кадәр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшли.
1998 елда Якушкинга “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән исем бирелә, 2010 елда ул фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты була.
Николай Михайловичның икътисад һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге зур хезмәт тәҗрибәсен, белемен исәпкә алып, республика җитәкчелеге аны Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтына җибәрә. 2013 елдан алып 2019 елга кадәр ул институт ректоры булып эшли.
2019 елдан – Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының баш фәнни хезмәткәре, профессоры. 2025 елдан – Казан дәүләт аграр университетының икътисад һәм җитештерү кафедрасы профессоры.
Хезмәт эшчәнлегенең барлык елларында Николай Якушкин Тәтеш районына икътисади мәсьәләләрдә зур булышлык күрсәтә, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең нәтиҗәле башлангычларына ярдәм итә, үзенең кече ватаны белән элемтәсен югалтмый.
Нет комментариев