Почтальоннарның хезмәте еш кына игътибардан читтә кала, ләкин яшәешебез алар ярдәме белән дә уңайлаша бара. Әйе, хәзер хатлар язмыйлар диярлек, күпчелек хезмәтләр өчен Интернет аша түләргә мөмкин, әмма почтальоннар белән очрашуны, шәһәрдә яки авылда булсынмы, өлкән буын вәкилләренең күбесе шулай ук әле дә көтә.
Татарстан Республикасы Матбугаты көнендә район активы киңәшмәсе кысаларында “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына язылу планын үтәүче яисә арттырып үтәүче почтальоннарны бүләкләү булды.

Галина Коннова:
– Мин почтальон булып 3 ел эшлим. Безнең Бессоново авылында, дачниклар өеннән тыш, 54 йорт бар. Эштә миңа коллективыбызның яхшы булуы ошый, дөрес, Олы Тарханга кадәр ничек туры килә, шулай барып җитәбез, чөнки безнең почта элемтәсе бүлеге шунда урнашкан. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә автобуслар юк. Ләкин авыл халкына яңа басмалар, пенсияләр, хатлар таратырга кирәклеген белгәнлектән, теләсә нинди араны үтәсең.

Людмила Борисова:
– Почтальон булып мин 2008 елдан бирле эшлим. Шәһәрдә минем участокта 600гә якын йорт бар. Еллар узган саен корреспонденцияләр азайды, әлбәттә, кешеләр бер-берләренә хатларны сирәк язалар, шулай да кайвакытта аларны да таратабыз. Үз участогымдагы һәркемне исем-фамилияләре белән беләм, өлкәннәр бик игелекле, мине һәрвакытта түземсезлек белән көтәләр. Һәм мин, әлбәттә, алар белән очрашуга шатмын.

Фәнзилә Сафиуллина:
– 2014 елда безнең Алабирдедә почта элемтәсе бүлеге начальниксыз иде, һәм мин үземне әлеге вазифада сынап карарга булдым. Моңа кадәр мин декрет ялында идем, ә аңарчы күрше авылда сатучы булып хезмәт куйдым. Мин почта элемтәсе бүлегенә килгәндә, анда инде бик тәҗрибәле почтальоннар эшли иде, ләкин без уртак телне тиз таптык һәм эшләп киттек. Хәзер дә безнең коллектив дус, бердәм. Без биш авылга хезмәт күрсәтәбез, аларда күпчелек пенсионерлар яши.
Бүлектә без коммуналь түләүләрне кабул итәбез, иминиятләштерүне рәсмиләштерәбез һәм көндәлек ихтыяҗдагы товарларны сатабыз. Яраткан газета-журналларга язылуны рәсмиләштерү – безнең төп бурычларның берсе.
Безгә атнага өч тапкыр пенсия һәм корреспонденцияләр китерәләр. Шул ук көнне почтальоннар авыл халкына почта һәм пенсия тараталар. Игелекле клиентларыбыз ярдәмендә без абунә планын да, көндәлек ихтыяҗдагы товарларны сату планын да үтибез. Һәр һөнәрнең үз кыенлыклары бар, әмма эшеңне яратып башкарсаң, аларны җиңеп чыгарга була.

Наталья Тимрюкова почтальон булып ун елдан күбрәк эшли. Аның почта бүлеге Кошки-Новотимбаевода урнашкан, ә ул үзе Чуаш Тайбасында яши.
– Минем җаваплылык зонасына үз авылым, Максимовка, Иске Колмәт, Салмановка, Яңа Льяшево Пүчинкәсе керә. “Авангард” – авыл кешеләренең яраткан газетасы, аны һәр йортта диярлек алалар.
Авыл халкының күбесе өлкән яшьтәге кешеләр булганлыктан, алар нәкъ тә менә җирле матбугатның басма төренә тугры калалар. Район газетасына ихтыяҗ зур булуга мин бик шат, чөнки кечкенә торак пунктларда яшәүчеләрнең дә безнең районда ниләр барганлыгын беләселәре килә. Һәм һәрбер язылу кампаниясе барышында кешеләргә безнең газетага язылу мөһим икәнлегенә инана барам, – диде Наталья Михайловна.
Олы Тархан почта элемтәсе бүлеге почтальоны Коннова Галина Владимировна Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
– Борисова Людмила Николаевна, Тәтеш почта элемтәсе бүлеге почтальоны;
– Сафиуллина Фәнзилә Миңнулла кызы, Алабирде почта элемтәсе бүлеге начальнигы;
– Тимрюкова Наталья Михайловна, Кошки-Новотимбаево почта элемтәсе бүлеге почтальоны.
Нет комментариев