Алдан ук әзерләнергә кирәк
Синоптиклар тиздән суыклар булу турында кисәтә, димәк, юлларда куркыныч бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
(Тәтеш, 23 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов башкарма комитет бүлекләре, профильле хезмәтләрнең җитәкчеләре белән шимбә киңәшмәсендә ЮХИДИ, МЧС, юл предприятиеләре, МУП җирле бүлекләре алдына юлларда бозлавыкка каршы яхшы әзерләнү бурычын куйды.
“Көзге суыкларга без алдан ук әзерләнергә, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен имин шартлар булдырырга тиеш”, – диде Рәмис Хатыйп улы, хезмәтләргә тиешле йөкләмәләр биреп.
Татарстанның МЧС белгечләре бозлавык булганда саклану өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.
Шоферларга көтмәгәндә тормозга басмаска, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү мөһим. Машинаның техник халәтенә, аеруча да тормоз системасына, шинның торышына игътибар итү зарур.
Җәяүлеләргә тайгакта шумый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә. Урамны бары тик җәяүле кичүе күрсәтелгән урында гына аркылы чыгарга кирәк. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаны туктату юлы сизелерлек арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Өлкән кешеләргә резин очлык белән ясалган таяк яки очланган шиплар белән махсус таяк куллану яхшырак.
Ашыгыч хезмәт чакыру өчен бердәм номер – 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев