Алиментын түләргә вәгъдә иткән
ТР Тәтеш район суды тарафыннан гражданин Ч.-га карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган, ул балигълык яшенә җитмәгән баласын тәрбияләүгә, бернинди нигезле сәбәпләрсез, акча түләмәүдә гаепләнә.
(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары"). ТР Тәтеш район суды тарафыннан гражданин Ч.-га карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган, ул балигълык яшенә җитмәгән баласын тәрбияләүгә, бернинди нигезле сәбәпләрсез, акча түләмәүдә гаепләнә.
Ир-ат суд акты нигезендә улына хезмәт хакының һәм (яки) кайбер табышының 1/4 өлеше күләмендә баласы балигълык яшенә җиткәнче ай саен алиментлар түләргә тиеш булган. Гражданин Ч. балигълык яшендә булмаган баласын тәрбияләүгә акча түләүдән читләшкән өчен 20 сәгатькә мәҗбүри эшләү төрендә һәм җинаять җаваплылыгы турындагы кисәтүгә административ җәзага тартылган буларак, үзеннән алимент алу хакындагы суд карары закон көчендә булуы турында белә торып, үз гамәленең хокукка каршы икәнлеген аңлаган килеш, өч айдан артык рәсми рәвештә беркая да эшләмәгән, бу вакытта халыкка мәшгульлек үзәгендә исәптә тормаган һәм хезмәткә урнаштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итмәгән. Бу чакта аның сәламәтлек торышы буенча хезмәткә урнашырга ярамаганлыгы турындагы раслау кәгазе булмаган. Шушы вакыт эчендә ул баласын тәрбияләүгә алимент түләмәгән, бүләкләр ясамаган, азык-төлек һәм кием сатып алмаган, ирекле рәвештә матди ярдәм күрсәтмәгән. Алиментлар түләмәү нәтиҗәсендә, өч ай ярым эчендә аның 36467 сум 63 тиен, гомумән алганда 164492 сум 70 тиен күләмендә бурычы җыелган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, кылган гамәленә үкенүен аңлаткан һәм эшкә урнашырга, алиментларын түләргә вәгъдә иткән.
Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд гражданин Ч.-ны, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлеше буенча, җинаять кылуда гаепле дип таныды, һәм аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт хисабына тотып калу белән 4 айга төзәтү эше төрендә җәза билгеләнде.
Татьяна Кузнецова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев