Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнисә Әхмәтҗанова: Газетаның яңа саны “тәмлерәк”

Район газетасын 2009 елдан алып укыйм, кияүгә чыкканнан бирле.

(Тәтеш, 7 май, “Тәтеш таңнары”).

Әнисә Әхмәтҗанова, Олы Тормы:
– Район газетасын 2009 елдан алып укыйм, кияүгә чыкканнан бирле. Тумышым белән мин Апас районыннан. Без ирем белән яшьләр прог­раммасы буенча йорт төзедек, моңа бик тә сөенәм. Җирлектәге авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә бозау караучы булып эшлим, ләкин әлегә декрет ялында. Безнең өч балабыз бар, иң кечке­нәсенә – Айзатка – бер яшь тә 8 ай. Балаларны үз үрнәгебездә хезмәт сөючәнлеккә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез һәм укуга мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Газетаны көтеп алабыз. Аны һәрчак беренче булып укыйсы килә. Белмим, ник алайдыр, ләкин яңа килгән газета, минемчә, “тәмлерәк”. Бу ял итү минутлары, чөнки газетаны почтальон кич белән китерә, өйдәге төп эшләр инде тәмамланган диярлек була. Яңалыклар баганасын, хезмәтләре өчен бүләкләнгән авыл кешеләрен карап чыгам, кыр эшләре турында  язылган хәбәрләрне, гади кешеләрнең тормышы турында язылганнарны игътибар белән укыйм. Таныш кешеләр турында язсалар, аеруча да күңелгә хуш килә.    


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Авангард