Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җаның теләгән товар бар

Шимбә көнне язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды.

Тәтештә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре үз продукция­ләрен тәкъдим иттеләр. Товарлар күп төрле иде: ярты тоннадан артык ит, 800 литр сөт, 130 килограмм сөт ризыклары, 200 тоннадан күбрәк ашлык алып килделәр. Моннан тыш, яшелчә, бал, балык, тозланган ризыклар белән сәүдә иттеләр.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча Бессоново, Олы Шәмәк, Льяш авыл җирлекләре актив катнашканнары өчен Дип­ломнар белән бүләкләнделәр. Тәтешлеләр шушы ук көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре белән "Җиләкле бистәсенә" бардылар, аларны анда казанлылар көтте. Ярминкәгә даими йөрүчеләр балык, сөт һәм итне бик теләп сатып алдылар. "Без шәһәрлеләргә 1,3 миллион сумлык товар тәкъдим иттек, - дип аңлатма бирде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов. Ул "Содружество" ҖЧҖ, "Нур" агрофирмасы, "Шәрәфетдинова" һәм "Приказчикова" шәхси ярдәмче хуҗалыклары, шәхси эшкуар "Евдокимов", Урюм һәм Федоровка авыл җирлекләре вәкилләренең ярминкәдә актив катнашуларын билгеләп үтте.
Галина ТАҖЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан тәтеш