2025 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы, Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында «ӘТРӘЧ УКУЛАРЫ» дип исемләнгән бәйрәме була.
«Әтрәч укулары»на рәхим итегез
Хөрмәтле райондашлар, якташлар һәм районыбыз кунаклары!
Сезне 2025 елның 7 июнендә сәгать 10да Татарстан Республикасы, Тәтеш районы Зур Әтрәч авылының Шәфкать Шәриф калкулыгында узачак 19нчы "ӘТРӘЧ УКУЛАРЫ" дип исемләнгән бәйрәмгә чакырабыз!
Көн тәртибе:
1. Изгеләр каберлегендә дәфен ителгән ерак бабаларыбыз рухына догалар уку, Коръән аятьләре багышлау.
2. Яңа тарихи мәгълүматлар белән танышу, күренекле галимнәрнең чыгышларын тыңлау.
3. Корбан ашларын ашау.
4. Өйлә намазы уку.
5. Кунакларны озату.
Әйдәгез, бергәләп ата-бабаларыбыз рухын искә алыйк, тарихи хәтерне яңартыйк һәм туган авылыбызга булган сөюебезне тагын бер кат исбатлыйк!
Нет комментариев