Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җаваплы еллар, якты хатирәләр

Кәүсәрия Хәсәнова Сөендек авыл Советы рәисе булып 1975 елдан 1990 елга кадәр хезмәт куйган.

– Мин рәис итеп билгеләнгәндә яшь булуыма карамастан, аның никадәр җаваплы икәнлеген аңласам да күңелем әлеге хезмәтне үз итте. Башкача, эшләп тә булмаган булыр иде. Ул чакта җирлеккә өч авыл: Сөендек, Бурцево (ул хәзер юк инде), Башчы керде. Авылларда кеше исәбе бик күп иде. Аларның һәркайсының үз тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре чыгып тора һәм еш кына безгә мөрәҗәгать итәләр иде. Авыл Советында хәзерге кебек машина юк, барасы җиргә үз җаең белән чыгып китү мөмкинлеге дә  булмады. Мин эшләгәндә колхоз чоры иде әле. Кирәк чакта транспорт белән колхоз җитәкчелеге тәэмин итте. Үтенеч-гозер белән барганда беркайчан да кире какмадылар. Җирлектә мәктәпләр, медпунктлар, мәдәният йортлары эшләп торды. Аларның барысы да күмер һәм утын белән ягылды. Урман әзерләүне, зиратларны чистарту, төзекләндерү, шулай ук халыктан йомырка, йон, бәрәңге, сөт һәм башка бик күп әйберләр җыюны оештырырга кирәк булды. Болар барысы да безнең хезмәт бурычына керде һәм зур көч таләп итте.
Элекке вакытлар белән хәзергене чагыштырганда аерма бик зур. Сөендектә 1982 елда 567 кеше исәпләнде. 120 савым сыеры бар иде. Җирлекләр зур булгач, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре бермә-бер күп иде. Шуңа күрә аларны хәл иткәндә күбесенчә колхоз җитәкчелеге булышты. Безнең төрле мәсьәләләр буенча үтенечләргә ул чактагы колхоз рәисләре – Мөстәкыйм абый Әүхәдиев, Җәүдәт Ногманов, Ринат Абдуллин – һәрчак ярдәм кулы сузды. Хәзер инде бергә эшләгән хезмәттәшләремнең күпчелеге бу дөньяда юк. Аларның барысын да яхшы яктан искә алам. Аннары мин “Сөендек” авыл хуҗалыгында бухгалтер булып эшләдем, шуннан лаеклы ялга чыктым. Хезмәттәшем Дамирә Фазлыева белән әлегәчә аралашып, элемтәдә торабыз. Халыкка хезмәт куйган еллар онытылмый, алар йөрәктә матур хатирәләр булып саклана.

Римма Ринатовна фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев