Реклама
Җәмгыять
Авыл кешеләре Бөек Җиңүне данлады
Район авылларында бөтенхалык бәйрәме хөрмәтенә чаралар булып узды.
(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”). Тыл эшчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның толларына котлаулар әйтелде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан бүләк җыелмалары тапшырылды, шулай ук махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре дә район башлыгыннан бүләкләр алды.
Байрашта Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары хөрмәтенә тантаналы рәвештә стела ачылган. Хәтер урынын ачуда мактаулы хокук тыл эшчәне Саимә Мөхәммәтуллинага бирелгән.
Богдашкиноның Ленин урамында яшәүчеләр тантаналы митингтан соң “Бөтенебез бергә җырлыйбыз” акциясе үткәргән. Алар һәйкәлдән алып үз өйләренә кадәрге юлны узганда хәрби-патриотик җырлар башкарганнар, ә кичен барысы бергәләп солдат боткасыннан авыз иткәннәр.
Чинчуринода Хәтер бакчасы барлыкка килгән.
– Безнең һәркайсыбыз сугышта булган үзебезнең әби-бабайлар хөрмәтенә агач утыртты, – дип уртаклаштылар акциядә катнашучылар. – Бу батырларыбыз, Ватанны саклаучыларыбызга хөрмәт белдерү билгесе.
Җиңү көнендә Олы Тархан авылында тантаналы чаралар автоузыштан башланган. Мәктәп директоры Расих Шагаевның өндәве ата-аналар тарафыннан аңлап кабул ителгән. Әләмнәр белән автомашиналар колоннасы авылга бәйрәм мохите булдырган, кешеләргә рух күтәренкелеге өстәгән.
9 Майга багышланган митинг кысаларында, Келәштә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янында, театральләштерелгән күренеш күрсәтелгән. Авылның мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Галимова һәм мәктәп коллективы үз ирләрен фронтка озаткан хатын-кызларның хис-кичерешләрен яңадан бер кат хәтердә яңарткан. Сугышчыларның хатларыннан йөрәкләргә үтеп керерлек юллар, яуга керер алдыннан аларның хушлашу сүзләре беркемне дә битараф калдырмаган. Ләкин шулай да җирлек кешеләренең йортларына Җиңү килгән, үзешчән артистлар алар кичергән хис-тойгыларны йөрәккә үтеп керерлек итеп җиткерә алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев