Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл халкы күңелләренә рухи ял алган

Олы Тархан авылы мәдәният йортында Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы кысаларында “Без бу хәтергә тугры” дип исемләнгән театральләштерелгән концерт булган.

Мәдәният учагына ки­­­лү­­че­ләр фойеда ­су­гыш ва­кыт­ларының ­ар­хив до­ку­ментларын һәм фотосурәтләр белән пат­риотик экспозиция­ләр­не, педагог Равил Бускин­ның сугыш турында язган китапларын, авыл клубында эш­­ләп килүче “Оста кул­лар” түгәрәгенә йөрүче Ди­нә Ибәтованың, авыл кешеләре Наилә Әбелханова, Фәния Рәхмә­тул­линаның кул эш­лән­­мәләрен ­кы­зык­сы­нып караганнар. Шулай ук бире­дә оешты­рылган татар милли ри­зык­лары күргәзмәсе дә һәркемне үзенә җәлеп итеп торган. 

Тамашачылар үзешчән­нәр белән бергә сугыш ва­кытларының барлык кы­енлыкларын: аерылышу ачысын, сөйгән ярларын, ирләрен, улларын зарыгып көтү, сагыну, югалту миз­гелләрен, Җиңүдән соң кабат бергә яшәү, кавышу шатлыгын күз алдыннан кичергәннәр. Хәзерге ва­кытта махсус хәрби опера­циядә катнашу­чылар­ һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булучылар турындагы тәкъдим итү күрсәтелгәндә күпләр яшь­ләрен тыеп кала алма­ган. Олытарханлылар әй­түенчә, мәдәният йортын­да эшләп килүче “Һәвәс­кәрләр” оешмасына йөрүче волонтер балалар, әбиләр солдатларга ярдәм итүдә үзләреннән зур өлеш кертә. Бу да биредә яшәүчеләр өчен үзенә бер төрле горурлык!  

Үзешчән артистлар бию, җыр һәм театраль­ләш­­­те­релгән күренешләр аша Бөек Җиңүгә бары тик ышаныч, өмет, Ватанга мәхәббәт һәм халыкның бердәм булуы нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин булуына тагын бер кат инан­ганнар. Өлкән бу­ын кешеләренең утлы ел­ларның авыр үткәнен ис­кә төшергәндә күзләре яшь­ләнсә, яшьләр тыныч тормышның ниләр бәра­бәренә, ничек яулап алы­нуын йөрәкләре аша үткә­реп, әрнеп караганнар. 

Ахырдан ­тамашачы­лар үзешчәннәргә үзләре­нең рәхмәт сүзләрен аягүрә басып алкышлар белән белдергәннәр.

– Әлеге концертны ка­раганда сугыш елларын­дагы авырлыкларны күреп еладык та, Җиңү шат­лы­гын кичереп шат­ландык та. ­Үз­ешчән­нәр­нең артистларча оста уй­нау­ларына, тарихи ва­кый­ганы йөрәкләргә үтеп ке­рер­лек итеп башкару­ла­рына сокланып утырдык. Бик матур концерт ка­рап, күңелләргә рухи ял ал­дык, – дип уртаклаштылар олытарханлылар. 

фото: Наталия Фролагина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев