Авылдашларының әйберләрен урлаган
Җәмгыять

Авылдашларының әйберләрен урлаган

Карак үз гаебен таныган.

(Тәтеш, 17 апрель, “Тәтеш таңнары”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә Ульяновскида яшәүче хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән. 

Ул 2023 елның гыйнвар башында билгесез кешенең өй тәрәзәсе пыяласын ватып, аның Пролей-Кашадагы йортына керүен һәм азык-төлекләр, бизәнү әйберләре, өч хачны урлап чыгып китүен хәбәр иткән. Зыян күрүче матди зыянны 4 500 сумлык дип бәяләгән.  

Ульяновскида яшәүче тагын берәүдән шундый ук гариза тапшырылган. Ул билгесез кешене, Пролей-Кашадагы йортының бикләвеч җайланмасын җимереп, кул пычкысын, газ ачкычын, электр ышкысын һәм блендерын урлаучыны, җинаять җаваплылыгына тартуны үтенгән. Китерелгән зыянны ир-ат 5 мең сум дип бәяләгән. 

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шушы авылдагы йортларда, өй хуҗалары илнең башка төбәкләрендә яшиләр, тагын ике урлау очрагы булуын ачыклаганнар. 

Шикләнелгән зат табылган. Ул моңа охшаш җинаять кылганы өчен элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән шушы авыл кешесе булып чыккан. 
Полицейскийлар хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул инде башка төрдәге хокук бозганы өчен иректән мәхрүм итү урынында утыра. Караклык гамәле кылуда катнашы булуын ир-ат дәлилләгән. Урланган әйберләр өлешчә алынган. 
 


Нет комментариев