Реклама
Җәмгыять
Азык әзерләүчеләргә һәр минуты кадерле
Бу сезонда район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында кышлату чорына бер шартлы малга 32,5 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. Бу димәк, районда тупас азыкның 36180 тонна, сусыл - 41 мең тонна тәшкил итүен аңлата.
Барлык хуҗалыклар да диярлек печән, сенаж әзерләргә кереште. Бары тик һава торышы гына көн саен азык хәстәрен алып бару мөмкинлеген бирмичә тоткарлап тора, 10нан 100 гектарга кадәр булган мәйдандагы чабылган яшел масса хуш исле печәнгә әйләнер өчен кояшлы көн көтә.
Азык утарларында люцер, кәҗә һәм төрле үләннәрдән җәйге тәмле ис аңкып тора.
"Колос", "Содружество", "Р. Г. Сафиуллова" КФХ иң оештырылган һәм күп күләмдә азык әзерләргә өлгерделәр, дип хәбәр иттеләр безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.
"Колос" агрофирмасына шалтыратап, без әлеге сүзләргә инандык.
"Люцердан сенаж әзерлибез, бүген-иртәгә бу эшне төгәллибез, - дип хәбәр итте җитәкче урынбасары Ранис Мәүлеханов дүшәмбе көнне. - Барлыгы 2500 тонна хәстәрләргә планлаштырылган. Печәнгә кәҗә һәм төрле үләннәрне чаба башладык, аның запасын люцернаның икенче чабымы тулыландырачак. Тагын 2500 тонна силос әзерләргә ниятлибез.
Барлык өч траншея дә (7500 тонна) витаминлы яшел масса белән тутырылачак. Бөтен техника кырда, кешеләр иртәнге 6дан кичке сәгать 7гә кадәр күтәренке рухта эшли. Яшел конвейерда эшләүчеләрнең һәммәсен иртәнге, төшке, кичке аш белән тукландырабыз".
Без, үз чиратыбызда, азык әзерләүдә катнашучыларга кояшлы һава торышы телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев