Балалар һәм ата-аналар велосипедка утырды
Җәмгыять

Балалар һәм ата-аналар велосипедка утырды

«Миләшкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм сабыйлары һәм аларның ата-аналары «Нацизмсыз дөнья» велоузышында катнашты.

Акция якташларыбызны – махсус хәрби операциядә катнашучы геройларны хуплау ниятеннән оештырылды. Шулай ук чараның максаты балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау булды. 

– Мондый акциядә мин беренче тапкыр катнаштым. Үземнең кече энем Риязны хуп­ларга булдым. Ул “Миләшкәй” балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөри. Юлларда үзеңне дөрес тотарга кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк, өлкәннәрнең шәхси үрнәге төп әһәмияткә ия, дип саныйм. Энем белән безгә чара бик ошады, башка велоузышларда да һичшиксез катнашачакбыз, – дип уртаклашты безнең белән Назлыгөл Нәфигина. 


Нет комментариев