Балыкка – бары тик кармак белән генә
25 апрельдән 5 июньгә кадәр (шул көнне кертеп) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториясендә, аларга коя торган елгаларда тыю вакыты башланды.
(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).
– Бу чакта балык тотуның барлык җайланмаларын файдаланып, су биологик ресурсларында балык тоту тыела, – дип хәбәр итә Тәтеш районы буенча МРО начальнигы Сергей Кириллов. – Шулай ук уылдык чәчү вакытында судно бортында һәм йөзүчән әйберләрдә балык тоту җайланмасы йөртү, аларны әлеге урыннарда һәм шушы вакытта вакытлыча куллану тыела.
Сергей Кириллов хәбәр иткәнчә, кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга судноларын һәм су биологик ресурсларында балык тоту әйберләрен конфискацияләп яки алардан башка ике меңнән алып биш мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
– 2023 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр Татарстанда “Уылдык-2023” комплекслы опе-
ратив-профилактик операциясе уза. Билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балыкчылар өчен бер гражданинга ярдан ыргаклар саны икедән артмаган бер калкавычлы кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен 2дән 4 мең мең сумга кадәр штраф түләттереләчәк. Балык тотарга яратучылар балык тоту кагыйдәләре законын бозмасыннар иде, – ди ТР буенча дәүләт контроле, су биологик ресурсларын саклау һәм күзәтчелек бүлеге дәүләт инспекторы Илнур Гыйбадуллин.
Исегезгә төшерәбез, язгы уылдык чәчү вакыты су биологик ресурсларын киң җәелдерүне саклау өчен бик мөһим. Шуңа күрә бүлек дәүләт инспекторлары, башка кызыксынган ведомстволар вәкилләре белән берлектә, законсыз тоту фактларын булдырмас өчен, Татарстанның балык хуҗалыгы әһәмиятендәге сулыкларда көн саен патрульлек итүне көчәйтүне планлаштыра.
Яз җитү белән кычытканнар яшелләнеп күренә башлый.
Алардан бик күп төрле ризык әзерләп булуын күпләр белә.
Без хуҗабикәләргә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев