Гөмбә җыялар, спорт белән шөгыльләнәләр
Кешеләр

Гөмбә җыялар, спорт белән шөгыльләнәләр

Безнең газета редакциясе игълан иткән “Еллар безгә – каршылык түгел” дигән фотоконкурска дүрт сурәт килде.

Безнең ике катнашучыбыз – Ольга Неплевская һәм Тамара Кузина турында үткән саннарда язып чыккан идек. Бүген без сезгә Тәтештә яшәүче тагын ике хатын-кызны тәкъдим итәбез.

Олы Шәмәк авылыннан Галина Лашманова турында аның кызы сөйләде

Галина Лашманова. Лашмановларның гаилә альбомыннан фотосы

– Безнең әни – гаҗәеп, якты һәм чиксез тормыш сөючән кеше. Аңа 86 яшь булса да, аның энергиясенә, тормыш сөючәнлегенә һәм рух күтәренкелегенә һәркем соклана ала. Безнең әнинең өч баласы, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар!

Ул – РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп, күп елларын яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады. Еллар узды, ләкин әни һаман да үзенең барлык укучыларының исемен, фамилиясен хәтерли! Укучылары да үзләренең беренче укытучысын онытмыйлар: кунакка киләләр, хәлен беләләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Әни алар өчен махсус рәвештә хәтерендә сакланып калган барлык чыгарылышларының тулы исемлеген төзегән.

Әни олы яшьтә булуына карамастан, эшсез утырырга яратмый. Конкурска оныгы Настя әнинең күп итеп гөмбә җыеп йөргән чагындагы сурәтен җибәргән. Быел да ул безнең белән урманга “тыныч ау”га барды. Безнең әни кечерәк йорт хуҗалыгы тота, тавыклар асрый. Яшелчә бакчасында һәм теп­лицада үзе эшли, барысы да аның игътибарлы контроле астында. Мультифлора хризантемалары – әнинең зур шатлыгы. Җәй һәм көз көннәре чәчәклек аллы-гөлле төсләргә күмелә.

Әнинең куллары ару-талуны белми – ул җылы оекбашлар, урындыклар өчен йомшак утыргычлар бәйли, вак кисәкле тукымалардан уңайлы мендәрләр тегә. Ә бәйрәмнәргә бөтен гаилә өчен һәрчак тәмле итеп пироглар пешерә.

Һәр җомга көнне ул “Авангард” район газетасының яңа санын түземсезлек белән көтеп ала. Барлык яңалыклардан да хәбәрдар булу өчен ул аны башыннан ахырына кадәр укып чыга!

Әни – безнең көч-куәт, кунакчыллык һәм тормышны чиксез яратуның төп үрнәге, – дип уртак­лашты бәйгечебезнең кызы.

Шәһәрле Нина Тингляко­ваның фотосын социаль хезмәткәр Наталья Сергеева җибәрде

Нина Тинглякова. Фотоны Наталья Сергеева тәкъдим итте

–  Нина Степановна белән мин күптән түгел генә эшли башладым. Быел, 12 октябрьдә, аңа 90 яшь тулды! Шуңа да кармастан,  ул гаҗәеп игелекле, актив һәм бик булдыклы кеше. Ул бик күп укый. Нигездә бу рухи әдәбият: чуваш телендә дә, рус телендә дә укый, шулай ук Пушкин әкиятләрен ярата. Укудан тыш, ул яза, мозаика җыя һәм бәйли.

Әле тагын без Нина Степановна белән сәламәтлек өчен ­физик кү­негүләр ясыйбыз, кечерәк ган­тель­ләр белән шөгыльләнәбез. Бу аңа чыннан да кызыклы һәм ошый, ул үз яшенә тиешле күнегүләрне зур теләк белән үти, – дип хәбәр итте Наталья ­Александровна.

  • Р. S. Фотоконкурска нибары 4 эш кенә җибәрелгәнлектән, без сайтта тавыш бирүне уздырмаска һәм фото җибәрүчеләрнең барысы ­турында да язарга  булдык.
  • Абунәчеләребезне һәм укучыларыбызны без үткәрә торган барлык конкурсларда катнашырга өндибез.  

 


Нет комментариев