Предприятиеләрдә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше булырга тиеш.
(Тәтеш, 31 март, «Тәтеш таңнары»). Закон таләпләре нигезендә, предприятиедәге янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплылыкны барыннан да элек аның турыдан-туры җитәкчесе, шулай ук әлеге хезмәт юнәлеше өчен җаваплы итеп куелган махсус билгеләнгән хезмәткәр йөртә, – ди ТР буенча Россия ГТХ ДИнең Тәтеш районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Аңа түбәндәге мәҗбүри таләпләр йөкләнә: оешмада кимендә 3 ел хезмәт стажы булу; предприятиенең җитәкчелек составына зарурилык һәм аны предприятие буенча боерык нигезендә раслау.
Әлеге җаваплы кеше моның белән беррәттән тиешле уку узарга тиеш, бу курс гадәттә кимендә 72 сәгатьне тәшкил итә, ди белгеч.
Денис Сафиуллин әйтүенчә, предприятиедә янгынга каршы куркынычсызлык өчен җаваплы кеше вазифасына керә: инструктаж үткәрү; каралган тематика буенча ук оештыру һәм аттестация уздыру; өйрәнүләр һәм күнекмәләр үткәрү; кирәкле барлык документларны эшләү; сигнализацияләр, янгын сүндерү әйберләренең һәм системаларының торышын тикшереп тору.
Нет комментариев