Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Барысы да мәктәп кыңгыравыннан башлана

Мәктәп укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады. Белем көне – бөтенхалык бәйрәме, ул һәр мәктәп укучысының тормышында яңа этап башлануын белдерә.

(Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге 1нче урта мәктәптәге тантаналы линейкада район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “ТР муниципаль берәм­лекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

“Белем көне быел бераз үзгәчәрәк, әмма, бернәрсәгә дә карамастан, сез яхшы укырга телисездер, дип уйлыйм. Сезнең һәркайсыгыз районыбызны һәм республиканы үстерүгә үз өлешен кертер, дигән өметтә калам. Белем көне белән, сәламәтлек һәм укуыгызда уңышлар телим!” – дип мөрәҗәгать итте Рәмис ­Хатыйп улы мәктәп укучыларына.

“1 сентябрь – барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч көн. Без, өлкәннәр, балаларыбызга карап, матур киләчәк көтәсенә өметләнәбез”, – диде Әгъзам ­Самат улы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның уку елы башлану уңаеннан котлавын укыды. 

Мәртәбәле кунаклар шушы ук көнне Келәш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында тантаналы ­линейкада катнашты.
Тәтеш районы авыллары мәктәплә­рендә – 70 беренче сыйныф һәм 32 унберенче сыйныф укучысы, шәһәрдә 129 беренче сыйныф һәм 64 унберенче сыйныф укучысы парталарга утырды.

Реклама

Ангелина Нестерова быел Тәтештәге 2нче урта мәктәпкә беренче сыйныфка укырга барган. “Мин 1 ­сентябрьне бик көттем, чөнки бик матур киемнәр сатып алдык. Мин инде үземнең укытучым белән дә таныштым, аның исеме – Юлия Фәритовна, сыйныфташларымның да күбесен беләм”, – дип уртаклаша ул. Кызның әнисе Алена Владимировна да нык дулкынлана. “Яхшы укыр дип өметләнәм, әгәр инде нинди дә булса кыенлыклар килеп туса, ярдәм итәргә тырышырбыз”, – ди ул. 
Район авылларының уку ­йортларында да тантаналы линейкалар булып узды. “Яңа уку елы башлануын түземсезләнеп көттем, мәктәпне күрәсем, бүлмәләр, коридорлар буйлап йөрисем, укытучылар һәм классташларым белән очрашасым килде. Бик тә яңа белем аласы килә, быел чыгарылыш булганлыктан, уку теләге дә көчле. Минем фикеремчә, мәктәптә укуы уңайлырак, һәм читтән торып белем алуга караганда, яхшырак”, – дип сөйли Алабирде урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Йолдыз Салиева. 

Гражданнарны яклау көллияте курсантлары да, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да укуга кереште.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев