Батыр истәлегенә
Җәмгыять

Батыр истәлегенә

Олы Шәмәк авылында махсус хәрби операциядә катнашкан, танк ротасы командиры, өлкән лейтенант Геннадий Командов истәлегенә багышланган чара булып узды.


Авыл зиратында, офицер кабер­легендә, аның туганнары тарафыннан кабер ташы куелды. Биредә һәлак булучыга җеназа йоласы үткәрелде.  

Хәтер чаралары шулай ук офицер укыган авыл мәктәбендә дә узды. Өлкән лейтенант Командов Геннадий Геннадь­евич сугышчан йөкләмәне үтәгәндә антына тугры калып, 2023 елның 13 гыйнварында Луганск өлкәсенең Сватово районы Октябрьск торак пунктында батырларча һәлак булган. Батырлык ордены белән һәлак булганнан соң бүләкләнде.  

фото: Алена Пантюхина
 


Нет комментариев