Батырларга хөрмәт белдерделәр
Сугышчыларны-геройларны искә алу хөрмәтенә Дан Мемориалы янына шәһәрдәге һәм райондагы оешмалар, предприятиеләр вәкилләре, белем бирү учреждениеләре укучылары җыелды.
(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары”). Хәрби дан көнендә, 2 февральдә, Тәтештә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә багышланган митинг булды.
Сугышчыларны-геройларны искә алу хөрмәтенә Дан Мемориалы янына шәһәрдәге һәм райондагы оешмалар, предприятиеләр вәкилләре, белем бирү учреждениеләре укучылары җыелды.
– Сталинград бәрелеше – Бөек Ватан сугышының борылыш алу башлангычы, әлеге каршылык 200 көн һәм төн дәвам иткән, безнең гаскәрләр һәрбер урам, һәрбер йорт өчен батырларча көрәшкәннәр, – диде сәламләү сүзендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Күп кенә совет сугышчыларының гомере бәрабәренә дошманны тар-мар итүгә ирешү насыйп булды. Безнең районнан бу сугышта 200дән күбрәк кеше катнашты, без аларның һәрберсен хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Яшь буын халкыбызның Җиңү тарихының данлы сәхифәләрен өйрәнергә тиеш, без алга таба сугышлар булмасын, бөтен дөньяда тынычлык булсын өчен барысын да эшләргә тиеш.
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин Сталинград сугышында җиңүгә күп кешеләрнең фронтта һәм тылда җиңүне якынайту өчен бар тырышлыгын куюлары ярдәмендә ирешергә мөмкин булуын билгеләп үтте һәм дөньяларның тыныч булуын теләде.
Колунецтан Андрей Федорович Анисимов 1942 елның 27 ноябрендә Сталинград янында һәлак булган. Аның туганнарына язган хаты Дан Мемориалы янында тантаналы рәвештә яңгырады: “Сөеклеләрем минем Тонечка һәм кызым Ниночка, йөрәгем әле типкәндә сез минем күңелем түрендә булачаксыз. Ватан өчен дә, сезнең өчен дә, фашистларны тар-мар итәр өчен сугышка мин курыкмыйча барачакмын. Исән-имин яшәгез, ә син, кызым, мине сөендереп зур үс. Без Җиңү яулап кайтачакбыз, мин башкача уйлый да алмыйм...”.
Тәтешлеләр батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тынычлык өчен рәхмәт йөзеннән обелискка тантаналы рәвештә гирлянда, Мәңгелек утка кызыл канәферләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев