Белем һәм традицияләр бәйрәме
Бакырчы урта мәктәбе кунакларны — «Умники и умницы» – «Эпир маттур ачасем» муниципаль интеллектуаль-танып белү уенында катнашучыларны — җылы һәм ихлас каршы алды.
Чара мәктәп тормышында күркәм бер вакыйгага әверелде, катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Әлеге чара мәгърифәтче, чуваш язуына нигез салучы Иван Яковлевич Яковлевның туган көненә багышланган иде. Аның мирасын искә алу, белемгә һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү чараның төп максатларының берсе булды.
Программа кысаларында мәдәният йорты директоры Екатерина Гафурова "Бакырчы чәе" дип исемләнгән кызыклы мастер-класс үткәрде.
Анда һәр катнашучы үз куллары белән төрле үләннәрдән уникаль җыелма әзерләп карады, табигать байлыкларын тоеп, иҗади сәләтләрен дә күрсәтте.

— Чара бик эчтәлекле һәм файдалы булды, — дип уртаклаштылар Бакырчы авылы укытучылары. — Ул балаларда белемгә омтылышны арттырды, милли традицияләргә кызыксыну уятты һәм бердәмлек хисен ныгытуга зур өлеш кертте.
Фотоларны Екатерина Гафурова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев