Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер түләү йөкләмәсе ярдәмендә берьюлы өч салым түләргә мөмкин

Физик затларга 2019 елның 1 гыйнварыннан милек салымын гадиләштерүгә мөмкинлек бирүче, “бердәм салым түләве” рәвешендә, яңа төр түләү кертелде.

(Тәтеш, 26 июль, "Тәтеш таңнары"). Физик затларга 2019 елның 1 гыйнварыннан милек салымын гадиләштерүгә мөмкинлек бирүче, “бердәм салым түләве” рәвешендә, яңа төр түләү кертелде.

Физик затның бердәм салым түләве – бу гражданинның бер түләү йөкләмәсе ярдәмендә Россия Федерациясенең бюджет системасына ирекле рәвештә акча күчерә алуы. Әлеге сумма түбәндәге салымнарны түләр өчен Федераль казначылыкның тиеш­ле счетына кабул ителә:
• физик затларның милек салымы,
• транспорт салымы,
• җир салымы.

Түләмнәр тиешле салым салынган объектлар булган урын буенча бюджетка күчә. Түләү хисабын салым органнары милек салымнарын түләр вакыт җиткәндә мөстәкыйль рәвештә үткәрәчәк. Әгәр салым түләүченең түләнми калган өлеше яки бурычы булса, ул чакта сумма беренче чиратта аларны каплау хисабына исәпләнәчәк. Салым түләүчегә хисап турындагы карар кабул ителү хакында салым хезмәте тарафыннан хәбәр ителәчәк, барлык  мәгълүматлар шулай ук “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”нда күрсәтеләчәк. Бердәм түләмне салым түләүче үзенә генә түгел, шулай ук аның өчен башка зат та түли ала.
“Әлеге түләү гражданнарга милек салымын мөмкин кадәр гадиләштерә һәм түләүне башкарган вакытта ялгышлык җибәрү ихтималын бетерә. Яңа тәртип физик затлар өчен өстәмә сервис булып тора, әмма шулай да һәрбер кешенең салымны гадәти ысул белән түләү ­хокукы да кала”, – дип хәбәр итә салым хезмәте белгечләре.

Бердәм салым түләвен теләсә нинди банк аша түләргә мөмкин, яисә Россия ФСХнең “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”, “Физик затларның салымнарын, иминият взносларын түләү”, “Өченче затлар өчен салымнар түләү”, “Түләү йөкләмәсен тутыру” сервисларын файдаланырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев