«Без бергә! Без янәшә! Без көч»
Җомга көнне район мәдәният йортында Җирле үзидарә көненә багышланган «Без бергә! Без янәшә! Без көч» дип исемләнгән чара булды.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җирле үзидарә хезмәткәрләренә җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларның эшенең мөһимлеген һәм җаваплылыгын ассызыклап, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең барыннан да элек район халкы иминлегенә юнәлдерелүен искәртте. Рәмис Хатыйп улы команданың бердәмлеген билгеләп үтте һәм үзара аңлашулары, кешеләрне ишетә белүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Тантана бүләкләү тантанасы белән дәвам итте: һөнәри осталыклары, күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Тәтеш районы үсешенә керткән зур өлешләре өчен алдынгы җирле үзидарә хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев