Реклама
Җәмгыять
Бүген, 1 мартта – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне
Әлеге бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын гражданнар һәм оборонаны яклаучы милли хезмәтләр тарафыннан үтәлгән мөһим бурычларга - гомерне һәм тирә-як мохитне коткарып калуны җәлеп итүгә омтыла.
- Аның тарихы 1931 елда башлана, Парижда берничә дәүләт инициативасы буенча "Женева зонасы Ассоциациясе" оеша. Аның бурычы барлык илләрдә дә "куркынычсызлык зонасы"на нигез салу була, - дип сөйләде безгә "ТР буенча ФПСның 8нче отряд" 133нче ЯХЧ ФДКУ начальнигы, эчке хезмәтләр капитаны Сергей ФОКИН. - Ахырдан Ассоциация Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына үзгәртелә. 1972 елда ул хөкүмәтара оешмага әйләнә. Хәзергесе вакытта аңа 50 ил керә, шул исәптән Россия дә, тагын 16 дәүләт күзәтүче дәрәҗәсендә катнаша.
Гражданнар оборонасы оешу көне илебездә 1932 елның 4 октябрендә кабул ителгән дип исәпләнә. Бу көнне җирле һава оборонасы СССРда мөстәкыйль структурага әйләнә. Бөек Ватан сугышы аның өчен беренче җиңел булмаган сынау була, ул чакта структура көче белән шактый бомба зарарсызландырыла, җитди янгыннар сүндерелә, шулай ук төрле хәлдәге аварияләр юк ителә. Ул чакта безнең тарихта беренче булып халыкны яклау системасы булдырыла, ул меңләгән тыныч халыкның гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Бүген гражданнар оборонасы дәүләт өчен иң мөһим булган - илебезнең иминлеген гарантияли.
Районыбызда гадәттән тыш хәлләрдә эшнең җайга салынганлыгын үзләштерүгә юнәлтелгән төрле өйрәнүләр даими үткәрелә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен безнең тарафтан янгын сүндерү частьләренә экскурсияләр оештырыла, анда аларга коткаручылар эше турында гына сөйләп калмыйлар, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда үзеңне тоту кагыйдәләре турында да аңлаталар, кешеләрне аерым һәм коллектив яклауның төп чараларын күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев