Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Богдашкино авылыннан Ирина һәм Николай Таймановлар пароварка оттылар

“Авангард” газетасы редакциясендә абунәчеләребез арасында призлар уйнатылды.

Богдашкино авылыннан Ирина һәм Николай Таймановлар пароварка оттылар.

– Газета редакциясенә призлар уйнату өчен абунә квитанциясен берничә тапкыр бирдек, әмма безгә бер дә уңыш елмайганы булмады. “Авангард”ны 1990 елдан бирле алдырабыз, – дип сөйли Ирина Витальевна.

Гаилә башлыгы Николай Иванович гомере буе колхозда хезмәт куйган.

– Минем хакта “Авангард”та язган вакытлар да булды. Без Пролей-Каша янында язгы чәчүдә идек, шул вакытта коррес­пондент фотога төшергән дә иде, – дип канәгатьлек белән искә ала ир-ат.

Ир белән хатын әйтүенчә, җирле газетаны алар кызыксынып укыйлар. Районның авыл хуҗалыгы тармагы турындагы мәгълүматлар алар өчен аеруча да кызык­лы, чөнки икесе дә аграр секторда хезмәт куйган.

– Приз белән сез безне шаккаттырдыгыз, әл­бәттә, әйтерсең лә безнең фикер­ләребезне белгән кебек, – диләр елмаеп Таймановлар, пароварканы кулларына алганда. Нәкъ тә менә ризык әзерләү өчен кирәкле җайланма сатып алырга ниятләгән идек. Безнең уйны район газетасы коллективы тормышка ашыруына ышана да алмыйбыз. Әгәр отыш булса, кабат катнашачакбыз. Район газетасына язылучыларның барысына да үзебездән чыгып әйтә алабыз: “Ышаныгыз, могҗизалар була”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев