Бронетранспортерларда йөрергә өйрәтәләр
Тәтештәге автомәктәптә Татарстанның дүрт районыннан 12 чакырылышны МТ-ЛБ йөртергә өйрәтәләр.
(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таңнары"). Курсантларга йөртү буенча гамәли күнекмәләрне катлаулы техника белән эшләүдә зур тәҗрибәгә ия инструктор Евгений Швабауэр укыта.
“Чакырылышларны төрле юлларда һәм метеорология шартларында бронетранспортерда имин йөрергә, штаттан тыш хәлләрдә ышанычлы эш йөртергә һәм башка күнекмәләргә өйрәтәчәкләр”, – ди автомәктәп начальнигы Александр Колсанов.
Татарстанда РФ Кораллы Көчләренә мондый төрдәге белгечләрне Тәтеш һәм Чистай автомәктәпләрендә генә укытуларын билгеләп үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев