Бруцеллез – яман чир
Татарстан Республикасының берничә районында мөгезле эре терлекләр бруцеллезы ачыкланган.
Бруцеллез – барлык йорт хайваннарының хроник рәвештә уза торган йогышлы авыруы, ул аборт, үле яки яшәүгә сәләтсез үрчем, артрит һәм буыннар ялкынсынуы китереп чыгаруга хас.
– Барлык ветеринария хезмәтләре гражданнарга, фермер хуҗалыклары башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә башка төбәкләрдән терлек сатып алганда сак булуларын җиткерергә тырышсалар да, быел безнең республика бу бәладән котыла алмады. Әгәр аны иртә стадиядә ачыкламасаң, бруцеллез кеше өчен дә куркыныч. Шул ук вакытта чир кешедән кешегә күчми, – дип басым ясый Россельхознадзорның ТР идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Бруцеллез ачыкланганнан соң, районның ветеринария хезмәте аны бетерү буенча барлык чараларны күрде, хуҗалыкта карантин урнаштырылды, чир таралуны туктату өчен, авыру терлекләр чалырга җибәреләчәкләр. Авыруны китереп чыгаручы гадәти юл, авыру хайваннар белән бәйләнештә булганда, зарарланган тире, сулыш юлларының һәм ашказаны-эчәк трактының лайлалы тышчалары аркылы, авыру терлекләрдән алынган хайван продукциясе белән бәйләнешле булганда күчә. Кешеләрдә авыру югары тән температурасы, көчле хәлсезлек, буыннар авыртуы белән була, ләкин билгеләрсез дә үтәргә мөмкин.
Район дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе Рәмис Гарипов тәтешлеләргә бруцеллезны профилактикалау чаралары буенча үз киңәшләрен бирә:
– Терлекләрне һәм азыкны ветеринария документлары булмаган, очраклы, таныш түгел кешеләрдән, районның ветеринария хезмәте белән килешмичә, сатып алмагыз. Яңа кертелгән терлек карантин узарга, кайбер авыруларга һичшиксез каны тикшерелергә, шулай ук ветеринария табиблары күзәтүен үтәргә тиеш. Терлекчелек продуктларын санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алырга ярамый. Терлекләрне асрау, ташу һәм сату таләпләрен бозу ачыкланган очракта район ветеринария оешмасына яисә Россельхознадзорның ТР идарәсенә хәбәр итүегезне сорыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев