Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу безнең уртак хезмәт

Шәһәребезне алда торган бәйрәмнәргә чис­тартырга һәм матурлык булдырырга кирәк.

(Тәтеш, 2 май, «Тәтеш таңнары», Наталья Дубкова). “Тәтеш Жилсервис” хезмәткәрләренә дә шулай ук эш өстәлә, мартта – апрельдә торак милекчеләре белән ел саен үткәрелә торган җыелышлар уза. Торак милекчеләре үзләре яшәгән йорт мәсьәләсен карау өчен мөһим фикер алышуларга теләмичә генә җыела – подъезддан күп дигәндә 2-3 кеше килә. Әгәр барыбыз бергә йорттагы проб­леманы анализласак, аларны язмача гаризада булдырсак, ул чакта уңай нәтиҗә тиз хасил булачак. 

Менә, мисалга, Көньяк урамындагы күпфатирлы йорт, халык телендә ул “титаник” дип йөртелә. 2000 елда файдалануга тапшырылган, 90нчы елда төзелгән бу йорт подвалларына су керү белән зыян күрде, канализация саркый иде. Узган елны бер төркем кеше “Тәтеш Жилсервис”, Тәтеш “Су-канализация” һәм район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Йорт ишегалдында күчмә утырыш үткәрелде. Барлык хезмәтләр эшләрне башкаруга бик тиз алынды. Йортта яшәүчеләргә бу берни дә тормады. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге эшләрне шәхси контрольгә алды һәм объектка үзе килде, подвалга төште. “Тәтеш Жилсервис” үз чиратында йортның эчке канализация системасын (подвалда) тиешле тәртипкә китерде. Бердәм хезмәт нәтиҗәсендә су сарку туктатылды һәм быелның мартында йорттагы активлар подвал бинасын караган вакытта 9-10нчы подъездлар тирәсендәге подвал бөтенләй дә коры булуы ачыкланды! Подвалга шулай ук электр җайланмалары куяр өчен бетон катнашма белән коеп ясалган урынга яңа шкаф урнаштырылды. Көзен йортта 3 температуралы җөй җылытылды һәм герметизацияләнде. Дөрес, әлеге проблеманы хәл итәр өчен елдан артык йөрергә туры килде һәм янә район башлыгы ярдәм итте. Шулай да эш башкарылды. Ә менә яшәүчеләрдән кайсысы әлеге эшләр турында белде икән? Бик азлар гына. Нигездә, әлеге җитешсезлекләрне ачыклаучылар һәм аларны бетерүне башлап йөрүчеләр. 

Шуңа күрә һәркемгә җыелышка барырга, йорттагы проблеманы белергә, яңаларны билгеләргә, аларны беркетмәгә кертергә һәм үтәлешен тикшереп торырга кирәк. Шул чакта, йортта яшәүчеләр һәм хезмәтләр арасында күбрәк аңлашу булачак, дип уйлыйм мин. 

Быел бездә балалар өчен комлык ясау, балалар шәһәрчеген буяу, идәннәрне ремонтлау һәм 10нчы подъезддагы тамбурда икенче ишек урнаштыру планлаштырылган. Берничә подъездга икенче пластик ишек кую ниятләнелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев