Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләккә – район газетасы

2023 елның II ярты еллыгына ташламалы абунә ункөнлеге башланды.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”). Якташыбыз, “Фламакс” кампаниясенең генераль директоры Фиргать Җиһаншин Тәтеш районы халкына ел саен “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасын бүләк итә. Мобилизацияләнгән, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган тәтешлеләрнең барлык гаиләләре дә аның ярдәмендә агымдагы елның икенче ярты еллыгында, беренче ярты еллыктагы кебек, безнең газетаны алачак.

Абунә кампаниясе әле күптән түгел  генә башланды, һәм бүген якташыбыз, эшкуар Вадим Самаркин “Подпис­ка бүләк ит” акциясендә катнашты да инде.  Ул районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче барлык гаиләләргә район газетасын рәсмиләштерде. 

Сезнең һәркайсыгыз газетаны үзегезгә генә түгел, Тәтеш ­районындагы теләсә кайсы адрес ­буенча да яздыра ала.


2023 елның 10 апреленнән 20 апреленә кадәр “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын 729 сум 54 тиенгә (төп подписка вакытында – 783 сум 12 тиен) яздыра аласыз.  

Реклама АО ТАТМЕДИА

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев