Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чәчү материалы югары сыйфатлы булырга тиеш

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре бөртекле культураларның орлык материалы белән 100 проценттан артыграк тәэмин ителгән.

 – Агымдагы ел уңышы өчен 11 745 тонна бөртекле культуралар орлыгы әзер­ләнде һәм тикшерелде, бу, иминият фондын исәпкә алып, сабан чәчүенә булган ихтыяҗның 115 процентын тәшкил итә. Шулардан оригиналь һәм элиталы орлыклар – 39 процент, ягъни 4 586,5 тонна. Оригиналь һәм элиталы орлыкларның иң зур өлеше – 100 процент – “Колос”, “Нур”, “Новая Заря”, “Авангард” хуҗалыкларында. Барлык орлык­лар да көздән үк  тикшерү узды һәм ГОСТка туры килә. Бүгенге көн­дә кабат чәчү алды тикшерүе үткәрелә, аның нәтиҗәсендә хуҗалык­лар орлык чәчү нормасын төгәл исәпләү өчен беркетмәләр алалар, – дип хәбәр итте Россельхозцентр филиалының район бүлеге начальнигы Радик З­акиров.

Ул аграрийларга узган ел­ның сентябреннән ху­җалык итүче барлык субъектлар орлыклар буенча белешмәләрне “Орлыкчылык” федераль дәү­ләт сис­темасына кертергә тиешлеге, анда орлык­лар җитештерү урыны, үсемлекләр үс­терү урыны; орлыклар җитештерүнең факттагы кү­ләмнәре һәм алар белән ки­лешүләр; орлыкларның сорт һәм чәчү (утырту) сыйфаты күрсәткечләре; сатылган орлыклар күләме; орлык­ларда геннар инженериясе-модификацияләнгән организмнар булу (булмау турында); азык-төлек, һәм (яисә) азык, һәм (яисә) техник мак­сатлар өчен кулланыла торган орлык күләмнәре; Россиягә кертелгән һәм чыгарылган авыл хуҗалыгы үсем­лекләре орлыклары турында искә төшерде.

Гөмбә авыруларын кузгатучыларны ачыклау максатында орлыкларга параллель рәвештә фитоэкспертиза үткәрелә. Ул орлык агулагычларны дөрес сайлап алу өчен уздырыла. 

– Бүгенге көндәге тик­шерү мәгълүматлары буенча бел­гечләр орлыкларда фузариоз инфекциясе булуын билгеләде, гельминтоспориоз, альтернариоз инфекция, күгәрек гөмбәләр (мукор) өстенлек итә. Сабан бодаенда орлыкларның авырулар белән зарарлану проценты уртача 17 процентны тәшкил итә, арпада – 20 процентны. Орлык­ларны авырулардан саклау өчен сыйфатлы агулагычлар сайлау мөһим, чөн­ки орлык инфекциясеннән тыш, авырулар туфракта да бар, – диде Радик Газинур улы. – Шуңа кү­рә үсешнең башлангыч чорында үсемлекләрне саклау киләчәк уңышны булдыруда хәлиткеч зур әһәмияткә ия. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев