Компенсация алу хокукы йорт хуҗалыгына бер тапкыр бирелә.
(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары",Энҗе Алимова ). Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары (№ 390 14.05.2019) белән 2019 елда спутник телевидениесе сигналын кабул итү җайланмасы сатып алуга һәм урнаштыруга (җыю, көйләү) спутник телевидениесе сигналын кабул итү җайланмасының һәм аны урнаштыруның (җыю, көйләү) факттагы бәясе күләмендәге чыгымнарны каплау каралган, әмма ул 7300 сумнан артмый, дип хәбәр итә Тәтеш муниципаль районында республиканың матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Елена Кутяшова.
Компенсация алу хокукы Татарстан Республикасында яшәү урыны буенча билгеләнгән торак пунктлар исемлегенә кертелгән торак пунктта яшәгән, бер кешегә керем яшәү минимумыннан артмаган, санлы эфир тапшыруы зонасыннан тыш булган йорт хуҗалыгындагы бер кешегә бирелә. Тәтеш районында болар 3 авыл – Кызыл Күл, Пищемар, Келәш.
Спутник телевидениесе күрсәтсен һәм спутник телевидениесенең сигналы тотсын өчен җайланманы урнаштыру (җыю, көйләү) эшләре өчен җайланмалар төре исемлегенә кертелгән спутник телевидениесенә җайланма сатып алу һәм күрсәтелгән җайланмаларны урнаштыру (җыю, көйләү) белән бәйле чыгымнарга компенсация тиеш.
Компенсация алу хокукы йорт хуҗалыгына бер тапкыр бирелә.
Компенсация билгеләр өчен алучының яшәү урыны буенча республиканың матди ярдәм (чыгымнарны каплау) үзәге бүлегенә 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәге документларны тапшыру зарур: билгеләү турында гариза, йорт хуҗалыгындагы барлык кешенең 3 айлык кереме хакындагы документлар, моннан алдагы мөрәҗәгатьләр, сатып алынган җайланманы раслаучы документ, җайланманы урнаштыру (җыю, көйләү) буенча хезмәтләр күрсәтү хакындагы килешү, башкарылган эшләрнең акты, спутник телевидениесе операторы белән теркәлгән килешү, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә килешү, РФ законы нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычлы вәкил өчен ышаныч кәгазе. Сорауларны 884373-2-62-33 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Нет комментариев