Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына 1 апрель торышы буенча 783 мең сум сарыф ителгән.
Бу уртача алганда бер хезмәткәргә 860 сум туры килә.
"Бакырчы" ҖЧҖ һәм "Р. Г. Сафиуллова" КФХда бер кешегә өч мең сумнан күбрәк акча тотылган, "Родина" ҖЧҖда - бер мең сумнан артык. Авыл эшчәннәренең сәламәтлегенә һәм иминлегенә иң югары бәя "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖда - 4600 сум.
Районның дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенең үз хезмәткәрләре өчен сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар сатып алуы, алар турында кайгыртуы сөендерә.
Моның белән беррәттән район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык хезмәткәрләренең дә медицина тикшерүен үтмәүләре борчый.
Язгы чәчү алдыннан җаваплы затларга махсум киемнәр сатып алуга һәм аерым саклану чараларына игътибар бирергә кирәк.
Николай АРТЕМЬЕВ, АПК эшчәннәре профсоюз райкомы рәисе
Нет комментариев