Районыбыздагы Татар Бидәңгесе авылы мәчете 1993 елда төзелгән.
(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Мәчеттә 2012 елдан бирле имам булып эшлим, – дип башлады әңгәмәбезне Назыйф хәзрәт Басыйров. – Әйтергә кирәк, авыл “картая”, шуңа күрә иман йортына җомга намазына өлкән яшьтәге ир-атлар гына йөри.

Авыл мулласы белдергәнчә, абыстай Фирдәвес Әбелханова мәчеттә авыл хатын-кызларын дин гыйлеменә өйрәтү буенча дәресләр уздырган. Аңа шактый кеше йөргән. Әмма коронавирус вәзгыяте аркасында әлеге күркәм гамәл вакытлыча тукталып тора икән.
– Мәчетне алып баруның да үз авырлыклары бар, әлбәттә. Әле тагын Башчы авылында да дини йолаларны үтим. Авылда үлем-җитемнәр булганда барлык тиешле йолаларны башкарам, – ди Назыйф Нурхәмит улы. – Мәчеттә эшләр өчен шулай ук дини гыйлемне арттырып тору кирәк. Казанда өч тапкыр курсларда булып, гыйлем үзләштереп кайттым. Мәчеткә халык күбесенчә Ураза, Корбан һәм башка дини бәйрәмнәр вакытында килә. Мәчет бүгенге көндә үз көче белән яшәргә тырыша. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка рәхмәт. Тузган 19 тәрәзәне яңа пластикка алыштыруда ярдәм кулы сузды. Кайбер эшләр үземнең тырышлык белән башкарылды. Менә шулай, шөкер итеп яшибез, илгә-көнгә тынычлык, җирлегебезгә иминлек сорап догалар кылабыз, намазларны калдырмыйбыз.
Сөйләшү барышында Назыйф хәзрәтнең үз хезмәтен ихлас итеп башкаруы, һәр нәрсәгә игътибарлы булуы аеруча да сизелеп торды.
– Мәчетне карап торам: кышын кардан чистартам, җәен тирә-ягын тәртиптә тотам, мәшәкатьләре җитәрлек, әлбәттә. Шулай да барысын да Аллаһ ризалыгы өчен, чын күңелдән эшлим, – ди авыл мулласы.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Татар Бидәңгесендә 1880 елда беренче мәдрәсә төзелгән. Анда күбесенчә намаз һәм Коръән укыганнар. Авыл зурайган, вакытлар узу белән тагын бер мәдрәсә төзелгән.
Нет комментариев