Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыршы шатлык китерергә тиеш

Бер генә Яңа ел да урман гүзәлен бизәүдән башка узмый.

Аны урнаштырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. 

– Чыршы җылыткычлардан һәм җылыту приборларыннан ерак торырга тиеш. Ул кешеләрне эвакуацияләгән очракта бинадан чыгарга комачауларга тиеш түгел. Чыршы нык беркетелгән булырга тиеш. Бизәү өчен җиңел кабынып китүчән әйберләрдән ясалган сыннардан файдаланмагыз. Гирлянда сатып алуга да пиротехниканыкы кебек үк  шундый таләпләр куела. Алар сыйфатлы, завод гарантиясе белән һәм төзек булырга тиеш. Чыршы янында бенгаль утлары кабызырга ярамый, чөнки очкыннар ботак­ларга эләгергә һәм янгын чыгарга мөмкин, – дип кисәтә тәтешлеләрне дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. – Чыршы һич кенә дә янгынга сәбәпче булмаска, ә шатлык китерергә тиеш. Әгәр дә сез нинди дә булса төзексезлек яки сәер ис сизсәгез, шундук гирлянданы сүндерергә кирәк. Сәбәбе билгеле булмыйча һәм ул төзәтелмичә торып, андый эшләнмәдән файдаланмау яхшырак. Бинадан чыгып киткәндә яки йок­ларга ятканда, барлык электр приборларын розеткадан алып калдырырга кирәк. Ясалма чыршыда ялкын кабынып китсә, аны идәнгә аударырга һәм аның өстенә теләсә нинди тыгыз тукыма томаларга кирәк, бу кислород керүне чикләячәк. Янгын чыккан очракта 101 яки 112 телефон номерларына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев