Дәүләт программасы ярдәм итә
Тәтештәге стендка ату мәктәбендә капиталь ремонт бара.
Административ бинада спортчылар өчен ял бүлмәләре җиһазландырыла, стенд территориясен койма белән әйләндереп алу эшләре алып барыла.
Эшләр спорт объектларының матди базасын ныгыту һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында башкарыла. Бу программа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Без әлеге объектта булып, төзекләндерү эшләренең ничек баруын күреп кайттык.
– Административ бинаның өстәп салынган өченче катында барлыгы 600 квадрат метр мәйданны төзекләндерергә кирәк. Биредә егерме урынга исәпләнгән сигез бүлмә булачак. Алар ике, өч һәм биш урынлы итеп эшләнә. Һәр бүлмәдә душ һәм санузел каралган. Моннан тыш, чәй эчү зонасы да җиһазландырыла, анда чәй, кофе эчәргә, микродулкынлы мичтә ризык җылытырга мөмкин булачак. Капиталь ремонт планына бүлмәләрне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү дә керә. Монда яшәүчеләрнең барысы да Интернет челтәренә тоташа һәм чыбыксыз элемтәдән файдалана алачак. Төзекләндерү эшләрен Рәмис Хатыйпович Сафиуллов шәхсән күзәтчелек итеп тора, – дип хәбәр итте стендка ату мәктәбе директоры Андрей Кушагин.
Барлык эшләр дә нульдән башлап башкарыла. Идәннәр түшәлгән, аларга линолеум җәю күздә тотыла. Түшәм асылмалы конструкциядән ясалачак, бу тигез өслек булдырырга, коммуникацияләрне яшерергә һәм бүлмәләрне яктылык диодлары белән яктыртырга мөмкинлек бирәчәк. Диварлар янгынга каршы гипсокартон белән тышланган, алга таба ул буялачак.
Электр белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, видеокүзәтү, су белән тәэмин итү, су агызу һәм башка инженерлык коммуникацияләре системаларын ясау эшләре бара.
Стендка ату мәктәбенең 9,5 гектар мәйданлы бөтен территориясе яңа металл конструкция белән әйләндереп алыначак.
– Элеккеге койма куркынычсызлык таләпләренә һәм нормативларына туры килми иде, аның биеклеге бер метр ярым гына булса, хәзерге стандартлар буенча ул ике метрдан да түбән булмаска тиеш. Койманың тышкы өлеше чүкеп ясалган матур паннолар белән бизәлә, калган өлешен 3D-металл конструкция биләячәк. Шулай ук объектка чит кешеләр үтеп кермәсен өчен, куркынычсызлык максатыннан, булган сигез видеокамерага өстәп, тагын 16 яңа видеокүзәтү камерасы урнаштыру планлаштырыла. Тагын бер мондый өзеклек бар: яз көне безнең коймага кар сулары агып төшә, элек ул кирпечтән өеп ясалган рәвештәге коймадан эшләнгән иде. Хәзер инде төзүчеләр, безнең үтенеч буенча, су үткәрми торган һәм спорт мәйданчыкларыннан суны читкә юнәлтү системасы ролен үтәячәк бордюрлар ясаячак. Хәзерге вакытта объектта биш махсуслашкан бригада эшли, төзелеш материаллары җитәрлек, капиталь ремонт буенча барлык эшләр дә план буенча алып барыла, – дип уртаклашты Андрей Кушагин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев