Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Декабрь аена йолдызнамә

Кучкар. Әлеге ай ерак туганнарыгыз һәм сез озак күрми торган кешеләр белән очрашу өчен кулай.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кучкар. Әлеге ай ерак туганнарыгыз һәм сез озак күрми торган кешеләр белән очрашу өчен кулай. 
Үгезбозау. Көтелмәгән ачышлар сөендергән кебек, шулай ук көендерәчәк тә. Нинди генә очракта да үз тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге булачак.
Кыслалар. Аеруча да мөһим карарлар кабул иткәндә күңел хисләренә бирелмәгез, ә төпле акыл белән эш ­итегез.
Игезәкләр. Сез үз максатларыгызга һәм хыялларга шулкадәрле омтылачаксыз ки, юлыгызда очраган барлык киртәләрне үтеп чыгачаксыз. Хыялыгызның чынга ашуы могҗиза булачак.
Арысланнар. Теләгән уйларыгыз чынбарлыкка әйләнсен өчен, түзем булырга туры киләчәк. Сабыр булыгыз һәм үз максатыгызга акрын гына сак адымнар белән барыгыз.
Кызлар. Декабрьдә искиткеч уңышларга ирешергә мөмкинсез. Физик һәм акыл хезмәтенә күп вакыт биреп, ял итү турында онытып җибәрмәгез.
Үлчәүләр. Элек илтифат бирмәгән мөһим әйберләргә игътибар итәрсез, моның ярдәмендә сез тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне  яңадан күздән кичерәчәксез. Үзегезне лидер итеп хис итәчәксез.
Чаяннар. Тормышка карашыгызны, өстенлекләрегезне карап чыгып, сез хыяллар һәм теләкләрегезне чынга ашыра аласыз. Яңа елны яңа көч белән каршылаячаксыз.
Укчылар. Декабрь рухи үсеш, белем дөньясын киңәйтү, дусларыгызга матур бүләкләр сатып алу өчен кулай булачак. Шулай да сезнең ялгыз калып ял итәсегез киләчәк.
Кәҗәмөгезләр. Сез эшләрегезне һәм башлангычларыгызны тәмамлап, шулай ук үзегезгә һәм якыннарыгызга күбрәк вакытыгызны да бүлеп бирә алачаксыз. 
Сукоярлар. Күптән ниятләп куелган эшләрегезне ашыкмыйча гына азагына җиткерегез, һәм эчке канәгатьлек хисләре кичерерсез.
Балыклар. Декабрь күпләргә уңыш алып киләчәк. Бу күңел түрендәге теләкләрегезне башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев