Без редакциябезгә кергән һәм “Тәтеш таңнары”н яздырырга, газетабыз хакындагы фикерләре белән уртаклашырга теләгән һәркемне сөенеп каршы алабыз.
Бу юлы Кече Әтрәчтән Нурфия Сафиуллина белән Гөлфия Низамова безгә шатлык өстәп, күңелләребезне күтәреп чыгып киттеләр.

- “Тәтеш таңнары”н гомер буе алдырдым. Мин аның тугры дусты. Анда мине аш-су рецептлары аеруча да кызыксындыра. Аларны күргәч, үземнең дә шул ризыкларны пешереп карыйсым киләм. “Кешеләрдә – тарих” рубрикасы астында чыгып килүче язмалар бик ошый. Үзем озак еллар сыер савучы, колхоз ашханәсендә 10 ел аш пешерүче булып эшләдем. Шуңа да иң беренче булып авыл хуҗалыгы тармагы, тырыш эшчәннәр турындагы сәхифәләрне карап чыгам. Бүләк отышта беренче генә катнашуым түгел инде. Әлегә берни дә алганым булмаса да, өметләнеп торам, ә бәлки бу юлы берәр нәрсә насыйп булыр. Кыскасы, кызыклы бәйгеләр, призлар уйнатып торуны дәвам итегез. Якынлашып килүче бәйрәм белән, сезне! – диде Нурфия Харис кызы (фотода сулда).
Әңгәмәбез күңелле сөйләшүләр белән дәвам итте. Авыл кешеләре үзенә бер төрле гади һәм ихлас дип уйлыйм. Алар белән көннәр буе аралашып, үткәннәрен искә төшереп утырырга була.
- Мин Кече Әтрәчтә туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, сигез ел колхозда сыер савучы булып эшләдем. Аннары кияүгә чыктым һәм ирем белән Ульяновскига киттем. Шәһәр мохитендә шактый еллар яшәсәм дә, барыбер авылымны сагынып гомер кичердем. Аның белән элемтәне өзмәдем. Менә язмышның рәхмәте, 27 елдан соң, туган авылыма күченеп кайттым, хәзер шунда яшим. Пенсиягә чыктым. Өйдә генә. “Тәтеш таңнары”н элек һәрчак яздырдык, ләкин монысын, ничәмә-ничә еллардан соң, беренче тапкыр гына яздыруым. Авыл кешеләре “Тәтеш таңнары”н бик мактап сөйләделәр. Аннары инде берәр бүләк тә аласым килеп китте. Шуңа да язылырга булдым. Киләчәктә дә алдырырмын дип ышанып калам. Уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, - диде ягымлы итеп Гөлфия Рәхимҗан кызы (фотода уңда).
Нет комментариев