Түбән Тархан клубында бәйрәм уңаеннан чаралар уздырылды.
(Тәтеш, 13 ноябрь, Тәтеш таңнары). Авылның мәдәният хезмәткәрләре Гүзәл Шәмсетдинова белән Миңзифа Галиуллова әйтүенчә, балаларны алар ТР Конституциясен кабул итү тарихы, баланың хокуклары һәм бурычлары турындагы мәгълүматлар белән таныштырган.
“Чарага килүчеләр бәйрәмгә карата оештырылган викторина сорауларына дөрес һәм тиз итеп җавап бирделәр. Әле тагын безнең кече ватаныбыз тарихы һәм аның мәдәни тормышы турындагы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар. “Туган ягым –Татарстан” дигән китап күргәзмәсе дә бизәдек. Ул төрле басмалар, гәҗитләр белән баетылды, бу да балаларның игътибарыннан читтә калмады. Китап сөючеләр матур әдәбият кебек, шулай ук төрле чыганакларны да укырга яратучылар, күңелләренә хуш килгәннәрен үзләре белән дә алдылар.
Моннан тыш, шушы араларда авылның “Ак калфак” бүлеге вәкилләре белән Халыклар бердәмлеге көнендә “Безнең көч – бердәмлектә” дип исемләнгән кызыклы хәбәрләрне үз эченә алган очрашу уздырдык. Анда һәркем үзенең теләк-тәкъдимнәрен белдерде, районда һәм республикабызда яшәүче халыкларның бердәмләшеп кичәләр оештыруларын, барлык бәйрәмнәрне күңелле итеп уздыруларын, хезмәттә дә бер-берләренә ярдәм итеп, киңәшләшеп эшләүләрен билгеләп үттеләр”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Нет комментариев